Республикада 15 декабрьдән янгынга каршы режим кертелде. Ул 2016 елның 10 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.
Янгынга каршы аерым режим вакытында сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы, ягулык энергетика комплексы чигеннән - 500 метр, ә торак йортлардан һәм кешеләр күпләп җыела торган объектлардан 50 метр арада пиротехник әйберләр куллану тыела. Режимны үтәмәүче гражданнарга - 2дән 4 мең сумга кадәр, җаваплы затларга - 15-30 мең, юридик затларга 400дән 500 мең сумга кадәр штраф каралган.


Нет комментариев