Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Путин: "Бүтән мондый хәл кабатланмас, дип ышандырып булмый"

Россия Президенты Сүриядә Россия хәрби самолеты һәлакәте белән бәйле вазгыятьне шәрехләгән.


Төркиянең бүгенге җитәкчелеге күп еллар дәвамында үз илен исламлаштыру буенча максатчан эчке сәясәт алып бара. Бу хакта бүген журналистларга Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үтте, дип хәбәр ителә РФ Президенты сайтында.

- Проблема кичәге фаҗигада да түгел, проблема тирәндәрәк ята. Ислам - дөньякүләм бөек дин. Ул Россия Федерациясенең дә традицин диннәренең берсе, без үзебез дә исламны хуплыйбыз, һәм алга таба да шулай эшләячәкбез. Әмма сүз радикальрәк юнәлешләрне хуплау турында бара һәм бу, беренче карашка күренмәгән имин булмаган мохит һәм атмосфера тудыра, - диде Владимир Путин.

Ил лидеры сүзләренә караганда, кичә Төркия Сүрия территорисендә Су-24 самолетын бәреп төшергәч, башка андый хәлләр булмас, дип әйтеп булмый. "Әгәр андый хәлләр була калса, без ничек тә җавап бирергә тиеш булабыз. Төркиядәге безнең гражданнар, әлбәттә, куркыныч астында булырга мөмкин, Тышкы эшләр министрлыгы бу хакта сүзен әйтергә тиеш", - дип шәрехләде дәүләт башлыгы Тышкы эшләр министрлыгының Россия туристларына Төркиягә барудан баш тарту тәкъдимен.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев