Һәр авылның – үз проблемасы
Халык җыеннары 22-23 гыйнварда Түбән Шытсу, Сатыш, Тимершык, Олы Шыңар, Мишә, Килдебәк, Мичән, Югары Симет авыл җирлекләрендә дәвам итте.
Авыл җирлекләре башлыкларының һәм участок полиция вәкаләтлеләренең үз эшчәнлекләре буенча барлык өлкәне яктырткан чыгышлары тыңланды.
Гражданнар тарафыннан узган елгы җыенда күтәрелгән мәсьәләләргә ачыклык кертелде.
Һәр авылда җирлек башлыкларын борчыган мәсьәлә -халыкның йортларын, җирләрен рәсмиләштермәве. Бу эшне сузып килү йорт хуҗаларының үзләренә үк кыенлыклар тудыра. Милек буенча документлар тәртиптә булмаган очракта яңа йорт төзү яки фатир алу, үз эшеңне башлап җибәрү өчен кредитлар алганда тоткарлыклар була. Тагын бер проблема - коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә һәм салымнарга битарафлык. Торак-коммуналь хуҗалыкка бурычлары 2000-14000 сумга кадәр җыйналган гаиләләр барлыгы әйтелеп үтелде. Сатыш һәм Шыңар авыл җирлекләре башлыкларын зиратларны тәртипкә китерү өчен өмәләр үткәргәндә халыкның җыелмавы борчый, авылны төзекләндерү эшләрендә бердәм булырга чакыра. Чокыр-чакырлы урам юлларына таш булса да түшәп булмасмы, дигән сораулар һәр авылда да күтәрелеп килә. Шул рәвешле урам юллары акрынлап тәртипкә китерелә.
(Дәвамын газета битләреннән укый аласы
з)
Зәмирә Сәмигуллина,
Алсу Галимуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев