Саба таңнары

Һәр йортта көтәләр

Һәр елны июльнең икенче якшәмбесендә почта хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

Почта хезмәтенә мең еллар элек нигез салынган. Россиядә исә даими поч­та элемтәсе Петр I Указы нигезендә Мәскәү шәһәре - Архангельск порты арасында оештырыла. Озак еллар почта таратуны ямщиклар башкара. Бүген исә, заман таләпләренә туры китереп, үсешнең яңа этабын кичерә. Без коммуникацияләр тармагының тәҗел юнәлешләренә ярашлы рәвештә, даими үзгәрә барган икътисадый шартларга җайлашабыз, яңа технология кертелә, эшчәнлегебезнең төр­лә­ре киңәя бара. Почтаның максаты - клиентларга электрон, финанс, логистика һәм башка төр хезмәтләрне күбрәк тәкъдим итү.

Билгеле булганча, 2010 елның 1 гыйнварыннан "Татарстан Почтасы" Бердәм элемтә операторы саналган "Россия Поч­тасы" составында эшли. Бергә кушылу, аннан соңгы чордагы эшчәнлек республикада, шулай ук безнең районда поч­та элемтәсе күрсәтүнең бердәм стандартларын кертүгә, сыйфатны яхшыртуга булышлык итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: хәзерге вакытта дәүләт бюджетыннан почтаның кайбер проектлары гына финанс­лана. Россия поч­тасы федераль дәүләт унитар предприятие булып саналса да, коммерция оешмасы, ул Россия Элемтә министрлыгы Федераль агентлыгына буйсына.

Халыкның күпчелеге өчен почта, барыннан да элек, газета-журналлар, хатлар һәм посылкалар. Әмма безнең тарафтан 80нән артык төрдә хезмәт күрсәтелә, поч­та тормыш өчен мөһим функция - пенсияләр өләшү, товарларны өйгә илтеп бирүне дә үз өстенә ала. Саба районара почтамты былтыр барлык хезмәт күрсәтүләр буенча үсеш тәэмин итте, районнар эчендә хатлар әйләнешенең контроль сроклары сизелерлек яхшырды.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Ильясов,

Саба районара почтамт начальнигы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: