Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район хуҗалыкларында бөртеклеләрне урып-җыю эшләре төгәлләнде [+фоторепортаж]

"Саба" җәмгыятенең бөртек кипте­рү комп­лексында эш ике сменада оештырылган.

-Бердәнбер агрегат тәүлек дәвамында ашлык киптерә. Бер смена иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр эшли, икенче смена кич алышына да иртәнгә кадәр хезмәттә. Урак башланганнан бирле барлыгы 2200 тонна арыш, 6 мең тоннадан артык арпа киптердек. Ул чакта дымлылык 20-22 процент белән кайтты. Арпа киптерү эше әле дәвам итә, - ди "Саба" ашлык киптерү комплексы өчен җаваплы Рәшит Гатин.


Машинистлар кылны кырыкка ярырдай чорда вакыт белән исәпләшмичә, агрегатларны төзек тоту өчен бөтен тырышлыгын куя. Киптерү-чистарту агрегатыннан соң ашлык конвейер аша складларга күчерелә.
Аның биләмәсеннән ерак түгел генә "Мәртен" агрофирмасының ашлык киптерү җайланмасы урнашкан. Чыгымнарны киметү максатыннан аны газга көйләргә исәпләгәннәр. Газга күчкәч элекке кебек сыек ягулык ягасы юк, экологик яктан да чиста.
-Көйләү эшләренең 95 проценты төгәлләнде инде. Быел эшләтеп карап, киләсе ел өчен сынау үткәреп, әзерләп калдырасы була, - ди агрофирма җитәкчесе Әскәр Фатыйхов.


Агрегатның машинисты Рифнур Шәмсетдинов эшен иртәнге җидедән башлый да, кичке 9-10 сәгатьтә генә төгәлли икән. Хезмәттәше Дамир Исмәгыйлев кырдан ташып асфальтланган урынга салынган ашлыкны агрегатка ташып тора.
-Дамир "КамАЗ" белән көнгә 16шар рейс алып керә, шулай булгач 160 тонна икмәк чүптән чис­тартыла, киптерелә, - ди Рифнур Шәмсетдинов.


Тулырак язманы "Саба таннары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев