Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район үзәгендә үткән көзге ярминкәдә итнең килограммын – 200, бәрәңгене 10 сумнан алырга була иде

Ә сәүдә нокталарында, кибетләрдә сыйфатлы итне ул бәядән генә табармын димә.

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, агрофирмалар, район кулланучылар җәмгыяте бу көнне арзанрак бәядән авыл хуҗалыгы продукцияләрен тәкъдим итте.

26 октябрь иртәсендә һәркем үзе теләгән продукцияне алу нияте белән авыл хуҗалыгы машиналары янына ашыкты. Кайбер әйберләрне шундук алып та бетерделәр, товар төрлелеге азлыктан зарланып алучылар да булды. Җылынып алырга кайнар чәй юклыгы да үзен сиздерде, ди халык.

Район кулланучылар җәмгыяте күпләп кондитер әйберләре, икмәк-булканың төрле сортларын тәкъдим итте. Теләгән кешегә чагыштырмача очсыз бәядән тавык-чебеш, мал-туарга бөртек, һәм көр, сәламәт бозаулар да сатып алырга да мөмкинлек бар иде бу көнне. "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы алып килгән чиста, матур бозауларны чит ил токымы түгелме дип кызыксындылар иң элек. Бозауларның тере үлчәмдәге бәясе - 130 сум. Чагыштырып караганда, кем әйткәндәй, шалкан бәясе. Ярминкә хөрмәтенә генә шулай. 72 һәм 62 килограмм авырлыктагы ике бозауны сатып алып киткәннәр. "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесенең ике рулон тимофеевка печәне дә озак тормады, тиз арада сатып алдылар. "Шытсу" җәмгыяте гөрләтеп бәрәңге сатты. "Лесхоз" урман хуҗалыгы да үз товарларын тәкъдим итте.

- Ике машина утын, пычкы чүбе алып килдек. Аларны тиз арада сатып алдылар. Яңа төр ягулык чималы - пеллет та алып килеп карадык. Бер килограммы - 4 сум 50 тиен. Кызыксынучылар булды, ягып карыйк әле дип алдылар, - ди үзе ярминкәгә сатуга чыккан сату-алу буенча инженер Булат Әмирханов.

Авыл җирлекләре халыктан җыеп, шактый гына азык-төлек алып килгәннәр. Сатуда сөт, эремчек, каймак, кабак, бал бар иде. Балның бер литрлысы - 400 сум. Халык ташкын булып күпләп агылмаса да, килә-китә тора, кирәк әйберен сатып алды ярминкәдә.

Шундый ук күңелле ярминкә Шәмәрдән бистәсендә дә үтте. Анда Иштуган, Корсабаш, Мичән, Симет, Тимершык, Шекше, Шыңар, Эзмә һәм Явлаштау авыл җирлекләре катнашты. Ярминкәгә килгән товарлар арасында иң күп кызыксыну уятканы - бәрәңге, арпа, ашлык һәм фураж, утын булды. Шулай ук монда ит, бал, йомырка һәм сөт бар иде.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев