Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районыбыз укучылары арасында “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” бәйгесе үтте [+фото]

Быел 9 айда районыбызда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 17578 очрагы теркәлде.

Автомобиль йөртүчеләр 59 тапкыр тоташ сызыкны кисеп каршы полосага чыкканнар, 655 тапкыр иминлек каешларын эләктермәгәннәр, 171 бала махсус утыргычларга беркетелмәгән килеш йөргән. Ә тизлек режимы сакланмауның 12669 очрагы фото-видео чаралары ярдәмендә теркәлгән. Җәяүлеләргә кагыйдә бозганнары өчен 305 беркетмә төзелгән. Урамнарга күз салыйк әле. Тротуарлар була торып та, кайберәүләр юл өлеше читеннән баралар. Җәяүлеләрнең күпчелек очракта, транспорт хәрәкәте уңаена, ягъни каршыга килүче машиналарның уң ягыннан йөргәнен күрәсең. Моның тагын бер тискәре ягы шул: олылардан күреп, балаларда юл хәрәкәте кагыйләрен санга сукмау гадәте формалаша. Бары тик инстинкт булырлык дәрәҗәдә үзләштерелгән кагыйдәләр генә иминлекне гарантияли. Шул максаттан "Саба таңнары" газетасы битләрендә мәктәп яшендәгеләр игътибарына 20 елга якын "Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?" конкурсы сораулары да тәкъдим ителеп килә. Барлыгы өч тур сорауларына җавап биргәннәр конкурсның йомгаклау этабына чакырыла.

Узган атнада ЮХИДИнең район бүлекчәсендә үткәрелгән әлеге чарада 11 укучы катнашты. Конкурсны башлаганда бүлекчә начальнигы Линар Вәлиев юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүнең зарурлыгын ассызыклап чыгыш ясады.

Укучылар исә моңа сынау барышында омтылышларын ачык күрсәттеләр. Егетләрдән Мәүлет Бикбаев белән Марат Газизов 20 билетның барысына да 17 секунд эчендә дөрес җавап бирделәр. Җиңүчене ачыклау өчен аларны кабат ярыштырырга туры киләчәк иде. Әмма Марат җиңүне ярышсыз гына сыйныфташына бирде. Өченче урынны алган Дилюс Ногманов та алардан 3 секундка гына калышты.

Кызлардан барлык билетларны дөрес һәм тиз арада Гөлия Зәйнетдинова чиште. Сыйныфташы Фирүзә Нигъмәтҗановага 2нче урын бирелде.

Шунысын әйтергә кирәк: бу кызлар һәм егетләр барысы да Олы Шыңар урта мәктәбенең югары сыйныфларында белем ала. Инде "Балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбе" филиалында укып автомобиль йөртергә дә өйрәнгәннәр. Таныклык алырга 18 яшь тулганын гына көтәләр. "Бу укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бер ел дәвамында кабатладылар. Мәктәптә кагыйдәләрне башлангыч сыйныфларда ук өйрәнә башлыйбыз. Унынчыга җиткәч, шоферлыкка укыйлар. Конкурс­ка килгән 10 укучының барысы да апрель аенда имтиханнарны уңышлы тапшырды. Укучыларга моннан тыш, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белсәгез, ЮХИДИ хезмәткәрләре алдында да югалып калмыйсыз, бәхәсле очракларда үзегезнең хаклы икәнлегегезне раслый алачаксыз, дип гел әйтеп киләм. Юлларда тәртип саклаучылар кагыйдәләрне су урынына эчүчеләрне һәрвакыт ихтирам итә. Шуңа күрә газетада конкурс игълан ителүгә, укучыларны бәйгедә катнашырга чакырам. Менә сезгә тур сораулары, эшләп җибәрегез дим. Әгәр шулай әйдәләп йөрмәсәң, булмый. Кайбер мәктәпләргә әнә шундый инициатива күрсәтү җитми,- ди 39 ел педагогик стажлы технология укытучысы Хәниф Хаҗиев.

Шулай итеп, "Юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесе филиалы белгече Гүзәл Ягәфәрова әзерләгән призларның барысын да Олы Шыңар укучылары алып китте. Сабабаш төп мәктәбеннән конкурста иң яшь катнашучы Фәнзил Сабирҗанов та бүләкләнде. Дүртенчедә укучы "егет" әле 5 сорауга гына дөрес җавап бирсә дә, бәйгегә килүе белән үҗәтлеген инде күрсәтергә өлгерде. "Конкурс сорауларына җавап җибәргән ике укучы килмәде. Каникул вакыты бит, кунакка киткәннәр булып чыкты",- диде мәктәпнең технология укытучысы Рамил Хәлилов.

Гомумән, быелгы конкурс катнашучыларның аз булуы, бигрәк тә ЮХИДИ бинасы янәшәсендәге гимназиядән бер укучының да кермәве белән күпмедер аптырашка да калдырды. Бигрәк тә ата-аналарның кызыксынулары җитенкерәмәве гаҗәпләндерә. Балаларны ЮХИДИ үткәргән бәйгегә тартуга гаиләләрдә игътибар булмауның нәтиҗәләре язма башында күрсәтелгән саннарда чагылыш таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев