Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республикада терлек саны арткан

Татарстанның терлекчелек тармагындагы нәтиҗәләр турында Хөкүмәт йортында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.

Министр күп кенә юнәлешләр буенча арту күзәтелгәнлеген ассызыклады. Хәзерге вакытта мөгезле эре терлекнең саны 745 меңгә җиткән, алар арасында 245 мең баш сыер -, 443 мең баш дуңгыз исәпләнә. Ә сарык һәм кәҗәләр саны 50 мең башка җиткән. Кош-корт саны - 13 миллионнан артык.

Шулай ук 992 мең тоннан сөт савылган. 4 ноябрьдә гомуми күрсәткечләр 1 миллионнан арткан.

Терлекчелекне үстерү буенча Әтнә, Саба, Балтач, Тукай, Актаныш, Кукмара, Кайбыч, Буа, Мамадыш, Апас районнары лидер булып тора.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X