Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республиканың иң яхшы почтальоннары Казанга чакырылып бүләкләнде

Кичә "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең почтальоннар һәм почта элемтәсе бүлекләре арасында уздырылган конкурска нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы "Татмедиа" АҖ брифинглар залында уздырылды.


"Татмедиа" АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов мөхтәрәм җәмәгатьне сәламләп, узган елдан бирле почта хезмәтләренә тарифлар арту басма матбугат тиражларында чагылыш табуын искәртте. Гендиректор сүзләренә караганда, былтыр республикада газета-журналларның тиражы 37 процентка кимегән. "Татмедиа"да бу сан 6 процентны тәшкил иткән. Быел, төгәлрәге, 2015 елның беренче ярты еллыгына тираж күләменең 10 процентка кимүе күзәтелгән. Шул рәвешле, агымдагы елның беренче ярты еллыгына матбугатка язылуның гомуми тиражы 339 мең данә булган, аның 81 проценты "Россия почтасы" ФДУП филиалы - "Татарстан почтасы" федераль почта элемтәсе идарәсенә карый, дип сөйләде Фәрит Шаһиәхмәтов. Бу уңайдан ул "Татарстан почтасы"ның "Татмедиа"ның стратегик партнеры булуын билгеләп узды.


Чыгыш ясаучы узган елның сентябреннән вакытлы матбугатка ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша язылып булуы турында искәртте. Ул китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елның беренче ярты еллыгына "Татмедиа" басмаларына бу ысул белән 302 кеше язылган. Икенче ярты еллыкка язылу кампаниясе 1 апрельдә генә старт алуга карамастан, инде 72 кеше әлеге система аша онлайн рәвештә гариза калдырган. Шул рәвешле, Фәрит Шаһиәхмәтов ресурсның популярлаша баруын ассызыклады һәм аны гамәлгә куюда ярдәм күрсәткән "Татарстан почтасы" идарәсе һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына рәхмәтен белдерде.

"Бүген почтальоннар, газета-журналларны таратып кына калмыйча, абунәчеләр аудиториясен дә формалаштыра. Һичшиксез, кешеләр белән эшләү - зур хезмәт. Республикабызда үз эшен яратып, күңел биреп башкаручы, уңышларга ирешүче почтальоннар булу бик әйбәт", - диде Фәрит Шаһиәхмәтов һәм конкурста катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Искәртеп узабыз: конкурс "Иң яхшы авыл почтальоны", "Иң яхшы шәһәр почтальоны", "Кече шәһәрдәге иң яхшы почтальон" һәм "Иң яхшы почта элемтәсе бүлеге" номинацияләрендә үткәрелде. Аның беренче этабы авыл һәм район җирлекләрендә уздырылды. Әлеге этапта җиңүче-почтальоннар республика этабына тәкъдим ителде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы авыл почтальоны" номинациясендә Әлки районыннан Нурсия Хәйруллина һәм Кукмара районыннан Гөлнара Баһапова җиңүгә иреште. Кече шәһәрдәге иң яхшы почтальон булып Минзәлә шәһәреннән Нияз Хәбибуллин танылды. "Иң яхшы шәһәр почтальоны" номинациясендә исә Яшел Үзәннән Мәдинә Хөсәенова җиңде. Җиңүчеләргә "Татмедиа" җәмгыятенең Рәхмәт хатлары һәм 30ар мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. "Иң яхшы почта элемтәсе бүлеге" номинациясендә җиңүгә Кайбыч районы Олы Кайбыч бистәсе почта элемтәсе бүлеге лаек булды. Коллектив исеменә Рәхмәт хаты һәм 50 мең сум күләмендә премия тапшырылды.

"Россия почтасы" ФДУП филиалы - "Татарстан почтасы" федераль почта элемтәсе идарәсе җитәкчесе Регина Кузнецова сүзләренчә, әлеге конкурс, иң яхшы почтальоннарны билгеләргә мөмкинлек бирүдән тыш, аларга матди яктан да зур ярдәм булып тора. Ул бүген почта хезмәткәрләренең хезмәт хакы бик үк югары булмавын искәртеп, агымдагы елда "Россия почтасы" предприятиесе бюджетында почтальоннарның һәм почта элемтәсе операторларының хезмәт хакын күтәрү күздә тотыла, дип белдерде. Чыгыш ясаучы билгеләп узганча, почтальонга еш кына, басма матбугат чаралары таратучы булудан тыш, социаль хезмәткәр, психолог та булырга туры килә. Җитәкче барлык хезмәткәрләренә һәм әлеге конкурсны оештырган "Татмедиа" АҖнә рәхмәтләрен белдерде.

"Татар-информ", Ләйсән Исхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев