Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

СПОРТТА СЫНАЛДЫЛАР ҺӘМ ҖИҢДЕЛӘР

3-4 ноябрьдә рес­публикада муниципаль районнарның, шәһәр округларының җирле үзидарә органнары, башкарма хаки­миятнең дәүләт органнары территориаль подразделениеләре хезмәткәрләре арасында

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан игълан ителгән спартакиаданың зона ярышлары узды.

Безнең район зонасында Саба, Арча, Теләче, Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәч, Балтач, Кукмара, Әтнә районнары командалары тугыз спорт төре буенча көч сынаштылар. Командаларның әзерлеге 3 ноябрь көнне Шәмәрдән лицее спорт залында һәм Саба спорт комплексында узган мини футбол, волейбол уеннарында финалга сайлап алу турларында ук күренде. Мәсәлән, Балык Бистәсе, Лаеш, Әтнә командалары футбол һәм волейболда бөтен осталыкларын җигеп, уенның таләпләрен үтәп, тирләп-пешеп уйна­дылар. Сабаның мини-футбол командасы арчалыларны сайлап алу турында ук 13:0 исәбенә җиңгәч, Питрәч районы командасының бер уенчысы: "Да-а, оста уйный сабалылар футболны, бездә мондый әзерлек юк",- дип дөресен әйтүе җиңүчене алдан фаразлау булды. Башка район командалары да футболны барлык таләпләрен үтәп, дөрес һәм матур итеп уйнау өчен даими әзерлек кирәклегенә уеннар барышында инандылар.

4 ноябрь көнне спорт комплекста спартакиа­даны ачу тантанасы район сәнгать мәктәбе биючеләр коллективы чыгышы белән башланды. Спортчыларга рухи көч өстәүче дәртле җырлар яңгырап алды. Уеннарның баш хөкемдары Рәшит Кәримов спортчыларның ярышларга әзерлеге турында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановка рапорт бирде. Үзе дә спорт дөньясы белән яшәүче Рәис Нургали улы бәйрәм тәбрикләүләрен җиткерде һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында республикада беренче тапкыр үткәрелүче спартакиадада җиңүләр теләп, хәер-фатихасын бирде. Һәр командага бию­че кызларыбызның Саба чәкчәге тапшыруы да тантанага матур бизәк өстәде.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Р.Исмәгыйлов,

Г.Галимуллина,

Ф.Мәүлетов,

И.Илфирова,

З.Сәмигуллина,

А.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев