Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Студентлар стипендиясенә акчалар бюджетта сакланачак

РФ Мәгариф һәм фән министры, икътисадтагы вазгыятькә карамастан, бюджетта студентлар стипедиясенә акчалар сакланачак, дип белдерә.

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза "Интерфакс".

"Федераль бюджетта стипендияләр белән тәэмин итү һәм студентларга матди ярдәм өчен кирәкле акчалар тулысынча сакланачак", - дип билгеләп үтә матбугат хезмәте.

Элегрәк министрлык һәм ведомстволар бюджеты ел башында 10 процентка кыскарачагы мәгълүм булган иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев