Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Суд приставлары хезмәтенә – 15 яшь

Район суд приставы хезмәте коллективы үзенең һөнәри бәйрәмен быел унбиш еллык эшчәнлеге белән каршылый.

Сүземне барлык катлам газета укучыларга да аңлаешлы телдә ягъни "Аллаһ Тәгалә бәндәне дөньялыкта яшәгәндә түбәнсетәсем килсә, күкрәгенә бурыч байрагы кадап куярмын дигән" хәдистән башлыйсым килә. Чөнки суд приставларының төп вазифасы: физик һәм юридик затлар салымнарны һәм башка төрле түләүләрне билгеләнгән вакытында түләмәгәндә очракта аларның бурычлары суд приставлары хезмәте аша эзләтеп алына. Әйтик, 2012 елның тугыз аенда гына да суд приставларына 200 миллион 500 мең сумлык (6515 данә) түләү кәгазе керде. Бүгенге көнгә аның 72 проценты эзләтеп алынды. Шушы чорда район бюджетына физик һәм юридик затлардан 6 миллион 290 мең сум салым җыйналды, 1117 мең сум штраф, халыкка 2067 мең сум хезмәт хакы, 495 мең сум торак коммуналь түләүләре, пенсия фондына 1461 мең сум акчалар эзләнеп алынды.

Физик һәм юридик затлар түләүләрен билгеләнгән вакытында түләмичә, бер бурычлы, икенчедән, аны сузып яңадан пенясын арттыралар. Мәсәлән, суд приставларыннан җибәрелгән түләү кәгазьләре биш көн эчендә түләнергә тиеш. Шушы вакыт кысасында түләнмәгән очракта физик затларга 500 сум, юридик затларга 5050 сум күләмендә пеня өстәлә.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Лилия Гайнетдинова,

район суд приставлары хезмәте начальнигы,

III класслы юстиия советнигы.

Р.Исмәгыйлов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев