Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сыйфатлы юл кыйммәтле

Йосыф-Алан авылы тарихына яңа ельязма өстәлде.

30 сентябрь көнне "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе" җәмгыяте биләмәсенә кергән Йосыф-Алан авылы тарихына яңа ельязма өстәлде - район үзәгенә тоташтыручы юл ачылды. Чөнки эчкәре урнашкан авылларда яшәүчеләр өчен юллы булудан да зуррак куаныч юктыр. Юл ачу тантанасына ТР автотранспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан, "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятеннән килгән белгечләр, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, "Татавтодор"ның Саба филиалы җитәкчесе Марат Гарипов авыл халкына тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр, юллы булу куанычларын уртаклаштылар. Аларның чыгышларында 2010-2011 елларда Сабай, Пүкәл, Чәбья-Чүрчи, Завод Нырты, Урта Нырты, Оет авылларында югары сыйфатлы кыйммәтле юллар салынуына басым ясалды. Авыл халкы исеменнән бригадир Данил Галләмов, хезмәт ветераны Хәдичә Мусина үзләрен юллы итүдә зур ярдәм күрсәткән Республикабыз Президентына, "Татавтодор" җәмгыятенә, аның Саба филиалына, район җитәкчеләренә ихлас рәхмәт сүзләре ирештерделәр. Юлбат мәдәният йорты директоры Сәрия Мансурова милли йолабыз булган каравайдан район башлыгы Рәис Миңнехановтан башлап, тантанага килгән һәркемгә авыз иттерде. Аннан соң, тантананың иң истәлекле мизгеле - юлга аркылы сузылган тасма киселде. Олы юлдан беренче булып, балаларны мәктәпкә илтүче автобус уздырылды. Һәркемгә бәхет-куанычлар гына китерә торган уңышлы юл булсын дигән иң изге теләкләр теләнде.

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев