Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан тагын бер кат киңкүләм чаралар уздыруга сәләтле икәнен исбатлады – Р.Миңнеханов

Президент Чемпионатны уздыруга өлеш керткән затларга рәхмәтен җиткерде.

Без тагын бер кат республиканың киңкүләм чараларны уздыруга сәләтле икәнен исбатладык”. – дип белдерде Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык Юлламасында.

 

Рөстәм Миңнеханов Футбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә, шул исәптән Татарстан башкаласында истә калырлык, зур уңыш белән узган спорт бәйрәме булганын билгеләп узды. “ФИФА Президенты Джани Инфантиноның сүзләре моңа дәлил. Ул Россиядәге дөнья чемпионатын тарихта иң яхшысы, мавыктыргычы дип атады. Шулай ук ул Татарстан командасына күрсәтелгән текләктәшлек һәм ярдәм өчен рәхмәтен белдерде”, - диде ТР Президенты.

“Бөтен дөньядан миллионлаган җанатарлар үзләре өчен дустанә Россияне ачты”, - диде Миңнеханов. Ул күпләр өчен Россиянең төрле басмаларда язылганнар буенча стереотиплардан нык аерылуы көтелмәгән хәл булганын әйтте.

Мундиаль үткәрелү дәверендә Казанда 300 меңнән артык турист булган. “Казан-Арена стадионы, безнең башкала күп кенә күрсәткечләр буенча иң яхшысы дип танылды. Бу -  спорт, мәдәният, туризмның эре үзәге буларак, Татарстанны популярлаштыруда җитди адым. Кунаклар лаеклы рәвештә Казанны Европа шәһәрләре белән тиңли. Без тагын бер кат республиканың киңкүләм чараларны уздыруга сәләтле икәнен исбатладык”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Футбол беренчелеген уздыруга өлеш керткән кешеләргә, спортчыларга, төзүчеләргә, журналистларга, тамашачыларга хокук саклау органнары техник хезмәтләргә рәхмәтемне җиткерәм. Бөтен татарстанлыларга кунакчыллык өчен рәхмәтемне белдерәм", - диде Президент. 

  • Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юллама белән ТР Дәүләт Советының 40нчы утырышында мөрәҗәгать итә. Утырыш Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концертлар залы бинасында оештырылды. Аны парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде. Депутатлардан тыш, утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республиканың дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, федераль хакимият вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, эре предприятиеләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре – барлыгы 600гә якын кеше катнаша. Утырыш телевидениедән һәм ТР Дәүләт Советының рәсми сайтыннан турыдан-туры трансляцияләнә. Президент Юлламасын тыңлагач, бүген Дәүләт Советының 41нче утырышы да узачак.

 

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев