Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда бөтен районнар да урып-җыю эшләренә керешкән диярлек

Татарстанның 40 районы урып-җыю эшләренә керешкән. Әлегә басуларга чыкмаган Әтнә, Балтач һәм Саба районнары игенчеләре дә якын көннәрдә бу эшкә тотыначак.

"Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Бүгенгә бөртекле культуралар 97,3 мең гектар мәйданда суктырылган. Барлыгы 218,2 мең тонна ашлык җыелган, гектарыннан уртача 22,4 центнер уңыш чыга.

Урып-җыю кампаниясе лидерлары булып Сарман, Чистай, Азнакай, Зәй һәм Минзәлә районнары санала, аларда бөртекле культуралар иң күп мәйданда суктырылган.

Ирина Игнатьева

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X