Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда ел башыннан ярлылар саны 10 процентка арткан

Татарстанда ел башыннан ярлылар саны 10 процентка арткан һәм 231 мең кеше булган. 8,5 мең сумнан түбәнрәк акча алучы пенсионерлар һәм 11,1 меңнән түбәнрәк хезмәт хакы алучылар фәкыйрьләр хисабына керә.

Ә Русиядә ярлылар саны 2 процентка артып, барлыгы 14,1 процентка җиткән, дип хәбәр итә Росстат. Ярлылар 2015 елның беренче өч аенда күбрәк булган. Ел ахырына таба халыкның финанс хәле яхшыра. Росстат моны ел ахырында күпләргә премияләр түләнү белән аңлата. Русия Президенты Владимир Путин халыкның тынычлык һәм иминлек хакына икътисади авырлыкларга риза булуын белдерде, дип язды Bloomberg. Путин Русиядә икътисад үсеше 2016нчы елда башланачак, дип саный.

Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X