Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда тагын дөнья чемпионаты узачак

2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бу хакта WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча Сан-Паулуда (Бразилия) узган утырышта билгеле булды.


Россия Федерациясеннән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыруда шәһәр-кандидат буларак Казанны тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бразилиядә казанлыларга көч биреп торырга Россиядән мәртәбәле делегация килгән иде. WSC-2019 уздыру хокукын алу өчен, Казаннан тыш, Париж (Франция) һәм Шарлеруа (Бельгия) шәһәрләре көрәште.

- Мин барыгызны да сәламләвемә шатмын, - дип башлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов. - Бүген без барыбыз да актив рәвештә үсәбез. Шунысын да аңларга кирәк, мондый чараларда катнашу өчен барлык илләрнең дә ресурслары җитәрлек түгел. Без Казанда 2019 елгы WorldSkills ярышларына килергә һәм катнашырга теләгәннәргә финанс ярдәме күрсәтергә әзер.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы белдергәнчә, WSC-2019 Казанда уздыру - аның күптәнге хыялы. «Зинһар өчен, миңа күптәнге хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итегез», - диде ул.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев