Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түләүләрне – интернет аша

Ай азагы җитүгә район поч­та элемтәсе бинасының хезмәт күрсәтү залында кулларына түләү кәгазе тоткан халык чиратка тезелә.

Срогы чыкканчы газга, электрга һәм торак-коммуналь, телефон, интернет хезмәтләре өчен исәп-хисап ясарга ашыга кулланучы. Игътибар итсәк, күбесе әби-бабай. Беренчедән, эшкә чыгып китәсе булмагач вакытлары күп, икенчедән почтага килеп, таныш-белешне күреп чират торып түләү аларның гадәтенә кергән. Өстәвенә түләгәнлекне раслаган квитанцияне дә кулга бирәләр бит әле.

Ә шул ук вакытта рес­публикада торак-коммуналь тармагындагы исәп-хисапларны җайга салу, халык өчен уңайлыклар тудыру өстендә эшлиләр. Билгеле булганча, түләүләрне өйдән чыкмыйча да башкарырга мөмкин. Бу бер яктан уңайлы шартлар тудыру булса, икенчедән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча әҗәтләрне киметү юлы да икән. Моның өчен интернет челтәре ярдәмгә килә. Исәп-хисапны плас­тик карталар ярдәмендә дә, интернет аша да башкарырга була. Татарстан Республикасы Саба районы жаваплылыгы чикләнгән жәмгыятьнең "Торак милекчеләре ширкәтләренә хезмәт күрсәтү үзәге" генераль директоры Айдар Шәйхетдинов әйтүенчә, район халкының 40-50 проценты түләүләрен пластик карталар ярдәмендә терминалларда рәсмиләштерә.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

З.Сәмигуллина.

Р.Исмәгыйлов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев