Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәмлесен тәмле дә ...

Җылы яклардан китерелгән бакча культуралары кайсыбызны гына кызыктырмый икән?

Әле август башы гына булса да, сәүдә нокталары кавын, карбыз белән тулы. Югыйсә алар чын-чынлап ай урталарында, сентябрь башларында гына өлгерә әле.

Кавын-карбызның файдасы турында электән билгеле. Әмма алар кеше организмына зыянлы булып чыгарга мөмкин. Әйтик, йомшагында тамырлары калын, ак түгел, сары төстә икән, бу карбызда нитратларның артык күп булуы турында сөйли. Карбызның үзе кызарганлыгын белү өчен кисәк йомшагын стакандагы суда салып карарга була, әгәр су кызара икән, димәк, җимеш буялган дигән сүз.

Бакча культуралары сатып алганда кулланучыларга кайбер кагыйдәләрне яхшы белү зарур. Әйтик, олы юл буйларында җиргә өеп куелган хәлдә сатыла торган карбыз-кавыннарны, гомумән, алмаска кирәк. Алар кояш төшмәслек, яңгыр үтмәслек урында булырга тиеш. Юл буенда сатылган карбызларга бик тиз автомобиль төтене белән чыккан авыр металлар туплана башлый. Үзенә төтен сеңдереп, эссе кояш астында пешеп-әчеп яткан җимеш ашау зыянга гына.

Өлгергән карбызның койрыкчыгы коры, яндагы ак түгел, сары төстә булырга тиеш. Тап артык зур булса да шикләнергә урын кала. Димәк, ул әллә ни яхшы шартларда өлгермәгән, кояш җитмәгән дигән сүз.

Кавынның өлгерүе турында тәмле исе сөйли, суккалаганда тонык тавыш чыга, баш ягындагы кабыгына басканда, бераз эчкә бата.

Җылы яктан китерелгән бакча культуралары белән сәүдә итүчеләрнең кыңгыр эшләрен күрүчеләрнең бу хакта кулланучыларның хокукларын яклау органнарына хәбәр итүләре мөһим. Кешеләр иминлеге турында сүз барганлыгын онытмыйк.

Р.Локманов,

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы Саба районындагы консультанты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карбыз