Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туксан биш яшьлек юбиляр

Кичә Лесхоз бистәсендә яшәүче Суфия апа Габдерахманова өчен бик тә истәлекле вакыйга булды: ветеранга 95 яшь тул­ды.

Шушы күркәм юбилее уңаеннан аңа Россия Президенты В.Путинның Котлавы тапшырылды. 2012 елның маеннан әлеге традиция гамәлгә кергәннән бирле районыбызда шушы рәвешле 90 яшен тутырган - 9 ветеран һәм бер йөзъяшәр хөрмәтләнде. Ә Суфия апа - 95 яше уңаеннан Президент котлавына лаек беренче кеше.

Сатыш авылында зыялы гаи­ләдә туган Суфия Габдерахман кызының тормыш юлы шак­тый катлаулы. Мәктәптән соң Арча педагогия училищесында укып, Олы Мишә башлангыч мәктәбендә балаларны хәреф танырга, язарга өйрәтә. Мәртен авылы егетенә кияүгә чыга. Шәмси хәрби кеше була, Украинага китәләр. Әмма бергә ике ел гына яшәп калалар: сугыш һәм эвакуация башлана. Суфия апа Сатышка кайта. "Мин йөкле идем, Шәмсинең, сине исән-сау кайтып җиткәнсеңдер дип уйлыйм, дигән бер хаты гына килде. Икенче хатны аның хәбәрсез югалуы турында частьтан җибәрделәр. Кызым яшьтән үлде",- ди ул өлкәннәргә генә хас калтыравык тавыш белән көрсенеп.

Суфия апа Сатыш, Оет, Чулпыч мәктәпләрендә укытучылык эшен дәвам итә, Саба интернатында тәрбияче була, гомумән, аның педагоглык стажы 38 елга тула. Бу - үзе зур фидакарьлек. 1972 елда Суфия апа тагын бер зур батырлык эшли: Лесхозда хатыны вафат булган Салихка тормышка чыга, биш ятим балага әни булып килә. Бу йортта иң олы бала - Мәгъсүт армиядән гына кайткан, ә кечесе Фәниягә 7 яшь була. Суфия апа кызларны укытып, мөстәкыйль тормыш юлына чыгаруга бөтен көчен куя.

әвамын газета битләреннән укый аласыз)

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X