Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туксан яшьлекләрне тәбрикләделәр

Илебездә яңа традиция: 90, 95 һәм 100 яше тулган ветераннарга Россия Президенты В.Путинның Персональ котлавын тапшыру башланды.

Бу хактагы күрсәтмәсен дәүләт башлыгы 2012 елның 31 маенда имзалаган иде. Президент котлавы юбиляр-ветераннарның туган көненә туры китереп тапшырыла. Узган җомгада безнең районда әлеге хөрмәткә июнь аенда 90 яшьләрен тутырган Мәйсәрә Талипова (Югары Симеттән), Фәүзия Мөхетдинова (Килдебәк), Мәймүнә Шакирова (Мамалай), Зәйнәп Мостафина (Сатыш) лаек булды. Аларны Президент исеменнән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов, аларның урынбасарлары Расих Закирҗанов, Таһир Шәрәфиев, социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин тәбрикләде, бүләкләр тапшырды. Тугызынчы дистәләрен түгәрәкләгән ветераннар дүртесе дә үз гомерләрендә күпне күргән, күпне кичергән мөхтәрәм затлар. Авыр сугыш елларында аларның җилкәсенә йөкнең йөгендерердәе салынган булган. Ләкин берсе дә сыгылып төшмәгән, сынмаган.

Мәсәлән, Фәүзия апа сугыш вакытында тракторда эшләгән, илгә Җиңү килеп, фронттан солдатлар кайткач, сукачы булган, фермада сыерлар сауган, терлекләр караган. 1948 елда, Фәүзия апа үзе әйткәнчә, Берлинны алып кайткан Васыйл белән гаилә корып дүрт бала үстергәннәр. Хәзер ветеран кызы Фәния белән килене Флера тәрбиясендә моннан 55 ел элек салынган йортта яши. "Киленнәремнән бик уңдым, оныкларым да булган, әби дип кенә торалар. Улым Фәритем генә иртә үлеп китте, кичә вафатының өч елын уздырдык",- диде Фәүзия апа олы яшьтәгеләргә генә хас калтыравык тавыш белән көрсенеп.

Хәзер ул сугыш ветеранының тол хатыны буларак, торак шартларын яхшыртканнарын көтә, яңа йортта яшәп кала алырмынмы икән дип борчыла. Россия Президентының шәхси котлавын тапшырган Равил Гасыймов аны тынычландырырга ашыкты: "Булыр, Фәүзия апа, әле сөбханалла икәнсең бит. Өй Мәскәүдән акча килүдән генә тора",- диде. Чыннан да, акъәбинең сәламәтлеге әле күз тимәсен, урамнарга чыгып йөри, күзләре әйбәт күрә, яхшы ишетә, дарулар эчми икән. Аңа яңа салыначак өйдә озак яшәргә насыйп булсын иде әле. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев