Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТУКСАН ЯШЬТӘ ДӘ ЕГЕТ!

Шәмәрдән халкының хөрмәт-ихтирамын казанып яшәүче Хәмит абый Маметов 30 октябрь көнне туксан яшен түгәрәкләде.

Сугыш һәм хезмәт ветеранын олы юбилее белән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, район халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы урынбасары Раил Гыйльметдинов өйләренә барып тәбрикләү сүзләрен җиткереп, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм Саба муниципаль районының бүләкләрен тапшырдылар.

Яхшы сүз өлкән кешенең җанын дәвалый, күңелен канатландыра, яшәртеп җибәрә. Хәмит абыйның да ул мизгелдә йөзенә карап үз яшен бирерлек түгел иде. Туксан яшьтә дә егет дип, Хәмит абый кебекләргә әйтеләдер дә. Ул кунакларны үзенең камил акылы, зиһененең чисталыгы, хәтеренең төгәллеге белән сокландырды.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев