Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уяулык барыбызга да кирәк

Төньяк Кавказ төбәгендә террор күренешләренең ешаюы саклык чараларын һәркайда күрү, уяулык күрсәтү зарурлыгы турында сөйли.

Мәкерле ниятләрен гамәлгә ашырырга теләүчеләр еш кына кулдан ясалган шартлаткычлар куллана. Шуңа химик реактивлар, агулар һәм башка шуның ише әйберләр сатып алучыларга, фатирлар, административ биналар арендаларга теләүче шикле кешеләргә игътибар итәргә кирәк.

Шикле предметны кайда гына тапсагыз да, сезнең бурыч - табылдык турында хәбәр итү генә. Камуфляж сыйфатында көнкүреш әйберләре: сумка, төргәк, тарт­ма, уенчыклар кулланыла. Аларга кагылмагыз, сумка-тартма ише әйберләрне ачарга тырышмагыз! Алгоритм гади: таптыгыз, хәбәр иттегез, куркынычсыз арага киттегез һәм махсус хезмәт кешеләренең килүен көтәргә кирәк. Сез биргән мәгълүматлар алар өчен бик мөһим булырга мөмкин. Ата-аналар! Сез балаларның гомере һәм сәламәтлеге өчен җавап бирәсез. Аларга урамда, подъездда кызыктыр булып күренгән теләсә нинди табылдык янына якын барырга, аңа кагылырга ярамаганлыгы турында аңлатыгыз.

Әгәр сезгә террорлык акты яки кешеләр тормышына куркыныч тудыра торган җинаять әзерләнүе турында билгеле булса, бу хакта очраклы рәвештә ишетсәгез, кичекмәстән Россия Эчке эшләр министр­лыгының Саба бүлеге дежур частена 02, 2-33-42, 2-32-02 телефоннарына шалтыратып хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев