Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яхшылыкка ышаныч артсын

Бу датаны бәйрәм дип әйтүе уңайсыз, чөнки "бәйрәм" сүзе "инвалид" төшенчәсе белән ярашып бетми. 3 декабрьдә дөньяның төрле илләрендә БМО тарафыннан игълан ителгән Бөтендөнья инвалидлар көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу датаны бәйрәм дип әйтүе уңайсыз, чөнки "бәйрәм" сүзе "инвалид" төшенчәсе белән ярашып бетми. Икенче яктан, инвалидлык - гомернең азагы түгел, һәм...

Бу датаны бәйрәм дип әйтүе уңайсыз, чөнки "бәйрәм" сүзе "инвалид" төшенчәсе белән ярашып бетми.

3 декабрьдә дөньяның төрле илләрендә БМО тарафыннан игълан ителгән Бөтендөнья инвалидлар көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу датаны бәйрәм дип әйтүе уңайсыз, чөнки "бәйрәм" сүзе "инвалид" төшенчәсе белән ярашып бетми. Икенче яктан, инвалидлык - гомернең азагы түгел, һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәрдаим тирә-юньдәгеләрнең кызганулы карашына мохтаҗлык кичерми. Шулай да 3 декабрь - безнең календарьның үзенчәлекле датасы, янәшәбездә тормышта авыр хәлдә калган, чир һәм авырулардан җәфа чигүче, ярдәм һәм кайгыртуга, социаль яклауга мохтаҗ кешеләр барлыгын искәртү көне.

Бүген районыбызда биш меңнән артык инвалид бар, бу исә район халкының 15 проценты дигән сүз. Ни кызганыч, районда төрле объектив сәбәпләр аркасында физик кимчелекле кешеләр саны арта бара. Тумыштан инвалид балалар - 310, коляска белән йөрүчеләр 76 кеше тәшкил итә. Сөяк-мускул системасы, онкология, йөрәк-кан тамырлары авырулары нәтиҗәсендә тормыш эшчәнлекләре чикләнгәннәрнең артуы күзәтелә. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

М.Хуҗин,

социаль яклау идарәсе начальнигы.

Н.Дәүләтов фотосурәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев