Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ял көннәрендә Татарстанда явым-төшемнәр көтелми

12 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемнәрсез. Җил төньяктан, талгын.

Төнлә 2-7 градус, урыны белән кырау булырга мөмкин, көндез 11-16 градус җылы, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Иртәгә Казанда аязучан болытлы һава, көндез 13-16, төнлә 4-7 градус җылы булачак.
13 сентябрь, бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемнәр көтелми. Җил төньяктан, талгын. Төнлә 3-8, көндез 13-18 градус җылы булачак.
14 сентябрьгә каршы төндә республикада аязучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, салмак. Һава температурасы 3-8 градуска кадәр төшәчәк.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X