Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Ялларда тәртип бозу, бәйрәмнәрнең ямен алу очраклары булмасын өчен барлык чаралар күреләчәк"

Илебез Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтәргә әзерләнә. Әмма 1941-1945 елларда сугыш үткән кичәге союздаш республикаларда 9 Майны билгеләп үтүгә карашның үзгәрүе, Украинадагы вәзгыять барыбызны да тирән борчуга сала.

Шуңа күрә бәйрәмнәрне тыныч үткәрү, иминлек тәэмин итү һәркайда мөһим. Украина бездән еракта дип тынычланырга ярамый. Әле 30 апрель төнендәгенә Чистай шәһәре кырыенда урнашкан гараж кооперативында Мәскәүдән чакыртылган махсус "Альфа" подразделениесе террористлыкта гаепләнгән кешеләрне тоткарлау операциясе уздырды. Татарстанда уздырылган терактларда гаепләнгән террористлар юк ителгәннән соң, полиция хезмәткәрләренә граната аткан хатын-кыз да тоткарлый.

Районыбызда 9 Май бәйрәмендә җәмәгать урыннарында, транспортта халыкның иминлеген тәэмин итү өчен нинди чаралар күреләчәк? Бу хакта җәмәгать тәрәтибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Сәйдәш Латыйпов сөйли:

-Халыкны күпләп җыйган бәйрәмнәр иминлек мәсьәләсендә аеруча игътибар сорый. Шуңа да җәмәгать тәртибен саклауга, һәртөрле хокук бозулар очракларын кисәтүгә бүлекнең барлык хезмәткәрләре тартыла. Татарстан Эчке эшләр министрлыгыннан да Бөек Җиңү бәйрәмнәрен үткәрүгә кагылышлы боерык-күрсәтмәләр алынды. Шуларга нигезләнгән хәлдә үз планыбызны булдырып, башта структуралар белән берлектә эш итәчәкбез. Аерым төркемнәргә тупланган яшьләр арасында тәртип бозу, бәйрәмнәрнең ямен алу очраклары булмасын өчен барлык чаралар күреләчәк. Агрессив төркемнәргә ерактан да игътибар итәргә мөмкин. Астыртын эш итүчеләргә карата да уяулыгыбыз җитәрлек. Барлык планлаштырылган чаралар гамәлгә ашырылачак. Шартлагыч матдәләр куелу ихтималлылыгын күздә тотып, кешеләр күпләп җыелган урыннар махсус этләр ярдәмендә тикшереләчәк. Массакүләм чаралар оештыручылар да экстремизм чагылышлы булган чыгышларны булдырмау, закон таләпләрен тайпылышсыз үтәү җаваплылыгы турында кисәтелә. Дәлилләү базасы булып торган видеотеркәү чаралары бунча да мониторинг үткәрелә.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең бу юнәлештәге эшчәнлеге кешеләр күпләп җыелган урамнарда транспорт чаралары хәрәкәтен чикләүне, парковка ясау кагыйдәләренең үтәлешен тәэмин итүне, автомобильләрдән урлау очракларын кисәтүне үз эченә ала. Гомумән, бәйрәм көннәрендә һәр хезмәтнең җаваплылыгы арта.

Шул ук вакытта безгә гражданнарның булышлыгы да кирәк. Һәркем читтән килгән, шикле күренгән кешеләргә, өйдән-өйгә кереп йөрүчеләргә, шулай ук хуҗасы булмаган әйберләргә, әйтик, урамда, биналарда калдырылган сумкаларга игътибар итсен иде. Бу очракта ашыгыч тәртиптә полициягә хәбәр җиткерергә кирәк. Хуҗасыз, шикле әйберләргә, тырпаеп торган чыбыкларга кагылырга ярамый. Полициядә "кайнар элемтә" телефоннары (02, 2-32-02, 2-33-42) тәүлек буе эшли, хәвеф сигналы буенча ашыгыч чаралар күреләчәк. Әмма андый хәвефле хәл булмасын, бәйрәмнәр тыныч, имин үтсен, диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X