Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Янгыннар янамасын!

Татарстанда аномаль эссе һава торышы дәвам итә.

Бу көннәрдә дә кояшның кыздыруы 30-33 градус тирәсендә. Эсселек, өстәвенә яңгырлар яумаган вакытта ут-күздән аеруча да сак булырга кирәк.

Агымдагы елның алты аенда район биләмәсендә 10 янгын очрагы теркәлгән. Бу исә 2011 елның шушы чорына теркәлгән янгыннар белән чагыштырганда 17%ка кимрәк. Янгыннардан килгән зыян 364720 сум. Хәвефләрнең барысы да диярлек шәхси хуҗалыкларга туры килә һәм аларда 8 корылма тулысынча янып, 4 корылма өлешчә зыян күрде. Ут чыгуның төп сәбәбе - саксыз эш итү, мунча мичләренең төзексезлеге һәм мич якканда саксызлык күрсәтү, электр үткәргечләрнең тузган хәлдә булуы. Боларга җәйге чорда тагын бер сәбәп -каникул чорында балаларның ут белән уйнавы өстәлә.

Янгыннарда иң аянычлысы - кеше гомеренә зыян килү. Быелгы ярты еллык нәтиҗәләрне караганда, янгын вакытында бер кешенең үлем очрагы, бер кешенең 75% пешү белән тән җәрәхәтләре алуы теркәлде. Һәм ул да алган тән җәрәхәтләренең авырлыгыннан дәвалау учрежденисендә гомере белән хушлашкан. Нинди аянычлы язмышлар, берәүгә дә мондый хәлләр язмасын, янгыннар янамасын!

Торак фондында янгыннарны һәм кешеләрнең утта янып үлүләрен кисәтү максатында, Россия һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыкларының уртак боерыгы нигезендә "Торак-2012" күзәтчелек-профилактика операциясе дәвам итә. Бу операция вакытында янгын күзәтчелек бүлекчәсе инспекторлары белән берлектә, Икшермә, Шәмәрдән һәм Лесхоз янгынга каршы көрәшү аерым бүлекчәләре хезмәткәрләре дә инструктажлар һәм кисәтү чаралары үткәрәләр.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

И.Хуҗин,

районның янгын күзәтчелеге бүлекчәсе дознавателе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгыннар