Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Йортлы булуыма, күңел ышанмый”

Безне күргәч, радионы сүндереп, ипләп кенә, күңел түренә җыйналган сүзләрен сөйләргә кереште.

Явлаштау авылында яшәүче хезмәт ветераны Маһинур апа Габдерахманова без килгәндә, бөтен күңелен салып, радио тыңлап утыра иде. Безне күргәч, радионы сүндереп, ипләп кенә, күңел түренә җыйналган сүзләрен сөйләргә кереште.

-Гомерем буе Аллаһ Тәгаләнең кодрәтенә инанып яшәдем, әмма 82 яшемдә, дәүләт тарафыннан төзелгән йортта яшәрмен дигән уйның башыма да килгәне булмады. Узган ел бер җәйдә төзелде, декабрь аенда яңа йортка күчендек. Иремнең әнисе сугышка алты улын озаткан. Минем булачак ирем Сәлим генә сугыштан бер күзен калдырып кайта, бишесенең һәлак булулары турында бер-бер артлы "кара хатлар" гына килә. Әнкәй җаныкаем, гомеренең соңгы көннәренә кадәр, сөлектәй биш улымны Ватан өчен генә үстердем, бер рәхәтләрен дә күрмәдем дип елады. Минем дә ике абыем яу кырында үлеп калдылар, әти фронттан гомерлек гарип булып кайтты. Ике йорттан бирелгән җиде корбан өчен Аллаһның рәхмәтедер бу матур йорт дип дога кылам. Шушы изге законны уйлап тапкан дәүләт җитәкчеләренә исәнлек-саулык телим. Мин инде хәзер яшь чактагы кебек, гел эшләп тора алмыйм, хәлемнән килгәнен генә башкарам. Колагым да авырданрак ишетә, әмма дөнья яңалыклары белән хәбәрдар булырга тырышам. Вакытымны радио тыңлап, телевизор карап уздырам. Һәр яшьнең үз көче бар. Аннары безнең буынның балачагы булмады бит, буыннар ныгып җитмәгән килеш, зурлар белән рәттән сугыш вакытында окоп казыдык, Шәмәрдән урманында агач кистек. Бала вакыттан авыр күтәреп эшләү, саулыкны "тиз ашады"- ди, картлыгы белән килешеп. (Язманың тулы вариантын "Саба таңнары"ннан укый аласыз).

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев