Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзе туңганда да җылытучы

Районда "Ана даны" медале белән бүләкләнгән 109 ана бар, аларның 106сы исән-сау, Уннан артык бала тәрбияләп үстергән 9 анабыз бар.

Узган якшәмбедә һәммәбезгә кагылышлы, иң кадерле кешеләргә карата мөнәсәбәтебезне чагылдыручы, күңелебез халәтен күрсәтүче Аналар көне билгеләп үттек. "Ак яулыклы әнием", "Җир йөзендә якты кояш кебек, яктыртып син нур сибүче", Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке - Ана булуда", "Елмаегыз әле, хатын-кызлар!" - бу бәйрәм уңаеннан авыл клубларында уздырылган кичәләргә бирелгән исемнәрнең берничәсе генә әле. Әлеге чараларда әниләргә дан-хөрмәт җырланды, мәдхия укылды. Ә узган шимбәдә Саба мәдәният йортына уздырылган кичәгә районыбызның барлык авыл җирлекләреннән асыл затлар чакырылган иде. Аларны иң элек Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов тәбрикләде. "Кадерле әниләр, апалар-сеңелләр, киленнәр! Сез гүзәл затлар алдына чыгып сезне тәбрикләү бурычы миңа йөкләтелде. Бүген бу залга районыбызның төрле тармакларыннан, барлык авыл җирлекләреннән, иң лаеклы 375 әнине чакырып тәбрикләү чарасы уздырабыз. "Әни"дән дә кадерлерәк, исем юк, аннан да кадерлерәк кеше юк. Әниләр бәйрәме инде 14 ел уздырыла. Әниләрнең җәмгыятьтәге ролен әйтеп, сөйләп кенә, аңлатып кына бетерә торган түгел. Үзенең йөрәге астына йөрәк тибешен тоя башлаган көннән алып, баласын кадерләп, аны тудырып, күкрәк сөте белән ашатып, гомер буе алар өчен борчылып яши торган кешеләр сез. Сезнең җәмгыятьтә куйган хезмәтегезне бәяләп бетермәслек. Әгәр хатын-кызга җитәкчелек эшен тапшырсаң, ул тармак өчен борчылмаска да була. Ул өйдә үзенең баласын тәрбияләгән, гаилә караган шикелле, эштә дә шундый ук караш белән эшли һәм үзенең вазифаларын төгәл башкарып чыга. Шулай да хатын-кыз - иң элек ана һәм гаилә учагын саклаучы ул. Районда "Ана даны" медале белән бүләкләнгән 109 ана бар, аларның 106сы исән-сау, Уннан артык бала тәрбияләп үстергән 9 анабыз бар. Инде килеп, 121 ананың балалары армия сафларында хезмәт итә, өч сугышта катнашкан хатын-кыз ветераныбыз бар, Татарстанның төрле тармагы атказанган хезмәткәре исемен алган - 77, Россиянең атказанган хезмәткәре исемен йөртүче ике хатын-кызыбыз бар. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосы.

Әниләрне иң элек Саба муниципаль районы

башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов тәбрикләде.

Аннары Бәйрәм кичәсендә катнашучыларны республика сәхнәсе йолдызлары, "Сәйдәш" бию театры коллективы тәбрикләде. Азат Тимершәех, Сиринә Зәйнетдинова, якташыбыз Энже Шәймурзина әниләргә аларның яшьлекләрендә яңгыраган иң матур җырларны башкардылар, изге теләкләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев