Саба таңнары
  • Тат Лат
  • ТҮЛӘҮЛӘРНЕ СОҢГА КАЛДЫРМЫЙК!

    Мәгълүм булганча, 2011 елда гражданнар милек салымнары түләү кирәклеге турында хат-хәбәр алмадылар.

    Бу әлеге төр салымнарны түләү срокларының үзгәрүе белән аңлатылды. Шулай итеп, гражданнарга 2011 ел өчен транспорт, җир һәм физик затлар милкенә салым түләү турында белдерү кәгазьләрен җәй уртасында гына алдылар. Һәр төр салым өчен түләү документлары аерым җибәрелгән иде. Бу транспорт салымы региональ бюджетка, җир һәм физик затлар милкенә салымнар җирле бюджетка күчерелгәнгә күрә шулай эшләнә.

    Әгәр белдерү кәгазьләрендә чынбарлыкка туры килмәгән мәгълүматлар бар икән, салым түләүчеләр бу хакта инспекциягә почта аша гариза җибәреп хәбәр итә алалар. Гариза формасы бердәй салым белдерүе төпсәсенә теркәлгән була. Хатны алганнан соң салым инспекциясе инспекторлары ЮХИДИгә яисә Росреестрга мәгълүматларны тикшертү һәм ялгышлыкның сәбәпләрен ачыклау өчен мөстәкыйль рәвештә запрос бирәчәкләр.

    Салым белдерүе кәгазьләрен һәм түләү документларын электрон формада интернет аша "Салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты" ("Личный кабинет налогоплательщика") онлайн-сервисыннан да алырга була.

    Гражданнар барлык төр салымнарны 1 ноябрьгә кадәр түләргә тиеш. Шушы йөкләмә үтәлмәгән очракта физик затка салым түләүне таләп итеп хат җибәрелә. Салым вакытында түләнмәсә, аны РФ Салым кодексының 48нче маддәсендә каралган тәртиптә эзләп алу үткәрелә. Моннан тыш пеня да исәпләнә. Салым кодексы таләпләре нигезендә физик затлардан түләнмәгән салымнарны эзләтеп алу суд тәртибендә башкарыла. Суд карары чыгарылганда -дәүләт пошлинасын, ә үтәтү эше кузгатылганда бурычлыдан салым суммасының 7 проценты, ләкин 500 сумнан да ким булмаган күләмдә җыем түләттереләчәк. Үтәтү кәгазе суд приставлары хезмәтенә биреләчәк.

    (Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

    Районара салым инспекциясе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: