4 меңнән артык татарстанлы аз хәрәкәтләнүче гражданнарны дөрес карарга өйрәнде
Укыту комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре базасында алып барыла.
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында озак вакытлы карау системасы төзелә, даими чит ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр һәм инвалидлар өйдә мөмкин кадәр озаграк кала һәм гадәттәге шартларда тәрбия ала алалар, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы.
«Карау мәктәбе» — озак вакытлы карау системасының стационарны алыштыра торган технологияләренең берсе. Ул авыруларның туганнарына һәм социаль хезмәткәрләргә урын өстендәге авыруларны дөрес карарга һәм техник тернәкләндерү чараларын кулланырга өйрәнергә ярдәм итә.
Укыту комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре базасында алып барыла. Дәресләргә теоретик материал, практик күнегүләр һәм биремнәр керә. Уку аудиторияләрендә күнегүләр өчен заманча җиһазлар каралган.
2025 елның тугыз аенда 4 034 татарстанлы карау күнекмәләре алган, шуларның 1 739 — социаль хезмәткәрләр, 2 295 — авыруларның туганнары. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев