Мәшгульлек хезмәте ярдәмендә Татарстанда 630 инвалид эшкә урнашкан
2025 елның 7 аенда мәшгульлек үзәкләренә 628 инвалид мөрәҗәгать иткән, шуларның 62 % эш тапкан яки дәүләт ярдәме белән үз эшен ачкан.
Татарстан Республикасы мәшгульлек хезмәте инвалидларны эшкә урнаштыру эшен оештыра. Республиканың барлык мәшгульлек үзәкләрендә эшкә урнашуга мохтаҗ сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләрне исәптә тоталар. Адреслы эш мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр белән генә түгел, ә индивидуаль тернәкләндерү һәм абилитацияләү программалары нигезендә башка гражданнар белән дә алып барыла, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы.
2025 елның 7 аенда мәшгульлек үзәкләренә 628 инвалид мөрәҗәгать иткән, шуларның 62 % эш тапкан яки дәүләт ярдәме белән үз эшен ачкан.
Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарының мәшгульлек үзәкләрендә эшсез һәм эш эзләүче инвалидларга һөнәри юнәлеш бирү, психологик ярдәм күрсәтү, хезмәт базарында социаль адаптацияләү, һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру буенча хезмәтләр күрсәтелә. Бу чараларның барысы да сәламәтлек үзенчәлекләре булган эш эзләүчеләрнең хезмәт базарында конкурентлык сәләтен арттыруга ярдәм итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында шулай ук дәүләт ярдәме чараларының яңа механизмнары старт алды — компания яки эшмәкәр инвалидны эшкә алса, эш бирүчеләр субсидия ала ала. Моннан тыш, инвалидлар өчен эш урыннарын саклап калу өчен республика бюджетыннан ел саен 29 миллион сумга якын акча бүлеп бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев