Саба таңнары

Сабинский район

18+
Үзәк яңалыклар

«СалаваТик«лар төркеменең җырлар җыентыгы дөнья күрде.

Тугыз җыентыкта коллективның өч составы катнашында 72 җыр тупланганлыгы билгеле.

Шунысы куанычлы, артист балалар 4 ел дәвамында үзләренең анимацияле клиплары белән кечкенә татарстанлыларның йөрәкләрен яулап алдылар. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе ярдәме белән проект татар телле нәниләр арасында зур популярлык казанды, 80нән артык клип төшерелде. Бу вакыт эчендә «Салават күпере» журналы редакциясе карамагындагы төркем республиканың төрле мәйданчыкларында балалар өчен 60 тан артык концерт бирде. 

Ата-аналарның күпсанлы үтенечләре буенча, оештыручылар җырларны берләштереп, 9 темага җыентыклар төзеде: «Минем гаиләм», «Халык җырлары», «Ел фасыллары», «Хайваннар дөньясында», «Бәйрәм бүген!», «Әйдә, биибез!», «СалаваТиклар белән өйрәнәм», «Туган ягым — яшел бишек», «Әйләнә-тирә дөнья».

"Хәзер клиптан клипка күчәргә кирәк булмаячак, "СалаваТик"лар 4 сәгать чамасы туктамыйча җырлаячаклар. Җырларның гомуми озынлыгы нәкъ менә шундый«, — дип сөйләде проект авторы Шамил Садыйков. 

Тугыз җыентыкта коллективның өч составы катнашында 72 җыр тупланганлыгы билгеле. 

«СалаваТик» төркеме үз эшен дәвам итә. Якын киләчәктә сабыйлар өчен туган телдә файдалы видеоларның саны арта барыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев