ИГЕЛЕК ЖИРДӘ ЯТМЫЙ

Күңел байлыгы, әйләнә-тирәңдәгеләргә игътибарлы булу, игелекле гамәлләр кылырга ашкыну - Аллаһ тарафыннан кешегә бирелә торган иң күркәм сыйфатлар ул.
әр авылның авыр чакта ярдәм сорый, җанына таяныч эзли, киңәш-табыш итешә торган мәрхәмәтле кешеләре була. Мичәнбаш авылында туып-үскән, хәзер Шәмәрдәндә гомер кичерсә дә, авылдашлары белән даими элемтәдә торучы Илсур Сафиуллин әнә шундый олы җанлы кешеләрнең берсе.
-Сезгә авылдашларыгыз бик рәхмәтле, Илсур булганда авыл яши, диләр,- кебек сүзләрне Мичәнбаш авылы кешеләреннән күп тапкырлар ишеткән бар, дигән сүзгә каршы: "Без үскәндә шаулап-гөрләп торган авылыбыз бер ара сөмсере коелган ятим баланы хәтерләтә башлагач, йөрәк елады. Яңа йортлар төзелмәгәч, авыл үзеннән-үзе картайды. Әйтик, без, үзебез дә гаиләдә алты бала үссәк тә, беребез дә авылда калмаганбыз. Борынгылар төп нигезне таркатырга кушмаганнар. Без дә, әти-әниләрне соңгы юлга озаткач, туган йортыбызны бетермәдек. Киресенчә, яңартып куйдык. Әти-әни рухы саклана торган йортыбызның ишеге һәркемгә ачык. Ул безнең гаиләнең туганнар белән очраша торган изге урыны булганлыктан, авылга еш кайтабыз. Яшәгән йортыңны да гел төзәткәләп торсаң гына ямен югалтмый, авыл да шулай, авылга гел кайтып йөргәч, барысы да күзгә күренә",- ди Илсур.
Үз авылына битараф булмаган кешеләр белән уртак тел табып, Мичәнбашта бер-бер артлы игелекле эшләр башкарыла. Халык ярдәме белән Чаллыда яшәүче авылдашлары Хәкимулла Нигъмәтов йорты нигезендә 2010 елда мәчет салына. Тантанада Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, Җәлил хәзрәт Фазлыев кебек күренекле дин әһелләре катнаша, тирә-якка таралган авылдашлары да бик күп кайталар. Мәчет ачу авыл халкы өчен шатлыклы бәйрәм кебек уза.
Аннан соң бер километрдан артык мәйданлы зират коймалары яңартыла. Бу эшкә барлык авыл халкы тартыла. Эретеп ябыштыру эшләрен шушы авылның үз осталары Расыйм Шәрипов белән Фаил Әһлиуллин башкара. Коймаларны буярга өмә оештырыла, авыл халкының олысы-кечесе, дөресрәге, кулына пумала тотардай һәркем катнаша. Буяу һәм башка кирәк-яраклар белән авылдашлары Илсур Гарифулла улы тәэмин итә.
(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)
Г.Галимуллина.
Без социаль челтәрләрдә: Телеграм, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 10:45Роспотребнадзор коронавирусның яңа дулкыны турында кисәткән Россиядә коронавирусның яңа дулкыны көзен сезонлы инфекция буларак башланырга мөмкин. “Роспотребнадзор”ның Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Наталья Пшеничная шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.1200
-
23 май 2022 - 10:34Татарстан «дөрес» туңдырма җитештерү буенча илнең 5 лидер төбәге арасына керә Россиядә туңдырманы катгый маркировкалау 2021 елның 1 июненнән башланды. Бер ел эчендә Татарстан «дөрес» продукция җитештерү буенча Россия буенча лидерларның берсе һәм Идел буе федераль округында лидер булды.900
-
23 май 2022 - 08:29«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр Республика шахмат-шашка турнирында катнаштылар 19 май көнне "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр социаль хезмәт алучылар арасында Республика шахмат-шашка турнирында катнаштылар.4400
-
22 май 2022 - 19:58Мари иле республикасында «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсы узды Мари иле республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында сабалылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.12500
-
22 май 2022 - 16:101,5 мең сум өчен бер ир-ат анасының авызына аш серкәсе кислотасы салган Ставрополь краенда 44 яшьлек ир-ат үз анасын вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда прокуратурага сылтама белән "Комсомольская правда" хәбәр итте.14600
-
22 май 2022 - 12:59Килдебәк авылы мәдәният йортында балалар өчен «Тел-милләт бизәге» дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырдылар 21 май көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, балалар өчен «Тел-милләт бизәге» дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырдылар.14400
-
22 май 2022 - 10:24Суд карарлары көченә керде Агымдагы елның 20 мартында Килдебәк авылы кешесе Равил Вафин Байлар Сабасында спиртлы эчемлек кулланган хәлдә автомобиль белән идарә итә. Ул аңарчы да административ җаваплылыкка тартылган була. Бу юлы аңа КоАПның 12.8нче статьясы I бүлеге нигезендә материаллар әзерләнеп, район судына җибәрелде. Хөкем итүче каршында Р.Вафин үзенең гаебен танып, күрсәтмәләр бирде. Суд карары нигезендә ул бер ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде һәм 30 мең сум штрафка тартылды. Шулай ук 14 мартта “ИЖ-27175-037” машинасы белән төнге сәгатьтә Шәмәрдәнне урап узучы юлдан барганда туктатылган Илшат Хәбибуллинның да исерек икәнлеге ачыклана. Аңа карата кузгатылган административ хокук бозу турындагы эш тә җәмәгать судьясы тарафыннан каралып, законлы көченә керде. И.Хәбибуллинга 30 мең сум күләмендәге штрафны 60 көн эчендә түләргә туры киләчәк. Ә машина йөртү таныклыгын ел ярымнан соң гына алачак.26300
-
22 май 2022 - 09:0822 майга һава торышы һәм ай календаре 22 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән, шулай ук көндез дә кыска вакытлы явым-төшем көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, көндез урыны белән тизлеге 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, урыны белән -2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Ә көндез һава температурасы +7..+12 градус фаразлана.16800
-
22 май 2022 - 08:03Кукмарада Бөтендөнья скандинавиячә йөрүчеләр көненә багышланган фестиваль була 22 майда 10.00 сәгатьтә Кукмара чаңгы базасында Бөтендөнья скандинавиячә йөрүчеләр көненә багышланган фестиваль була.15800
-
21 май 2022 - 19:58Йөз яшьлек һаман яшь пионерия Әлеге дата уңаеннан Эзмә урта мәктәбендә пионериянең тарихи үткәненә багышланган тантаналы дружина сборы үткәрелде. Укучылар Бөтенсоюз пионер оешмасы тарихы белән таныштылар.32200
-
21 май 2022 - 16:58Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы белән котлады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгән көнне бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгать итте20400
-
21 май 2022 - 16:58Татарстанда йомырка, кәбестә һәм кыяр арзанайды Узган атнада, 6-13 майда, Татарстанда кайбер азык-төлек товарларының бәясе төште. Бигрәк тә тавык йомыркасы арзанайган. Бу чорда ул 5 процентка төшкән, аның дистәсе 77 сум булса, хәзер 73 сум тора.23100
-
21 май 2022 - 14:44Башкортстанда үчле хатын биш авылдашы йоклап яткан өйгә ут төрткән 19 майга каршы төндә Башкортстанның Кушнаренко авылында шәхси йортта янгын чыга. Узып баручылар утны күрә һәм коткаручылар чакыра. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.28300
-
23 май 2022 - 07:30"Изге Болгар җыены-2022"
-
19 май 2022 - 14:45Төбәк авылында һәйкәл ачылышы
-
18 май 2022 - 23:11Шагыйрь, язучы Рашат Низамиев белән очрашу
-
10 май 2022 - 20:22Сугыш каһарманы, 102 яшьлек Хаҗиәхмәт абый Әлмиев белән интервью
-
20 май 2022 - 16:4818 яшьлек егет бабасының муенына кылыч белән бәргән һәм бензин сибеп ут төрткән 11 майда Дагыстанның Избербаш шәһәрендә пенсионер ир-атны вәхшиләрчә үтерәләр. Җинаятьтә шикләнеп мәрхүмнең 18 яшьлек оныгын тоткарлыйлар. Егет сүзләренчә, ул бабасы белән соңгы очрашуга алдан әзерләнеп бара, салкын корал һәм бензин алып бара. Бу турыда Дагыстан Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.60000
-
22 май 2022 - 10:05Тарихи Болгар җирендә "Изге Болгар җыены-2022" узды Бәйрәм чарасында барысы 20 меңгә якын, районыбыздан 80нән артык кеше катнашты.35400
-
20 май 2022 - 09:32Ел елга охшап килми: былтыр майдагы тансык яңгыр быел кыр эшләренең сузылуына китерде Сабада майда явым-төшем күләме 46,7 мм. булган, ягъни нормадан 27 процентка артык34900
-
20 май 2022 - 10:58Рөстәм Ибраһимов: “Заказлар хәтта Саратовтан да килә” Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык, ди халкыбыз. Байлар Сабасында яшәүче Рөстәм Ибраһимов мең төрле һөнәр остасы гына түгел, кыйммәтле гәүһәр иясе дә.33301
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба таннары (Сабинские зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47631 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Исмагилов Рустем Габдерауфович
Адрес редакции: 422060, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тукая, д. 95
Телефон редакции: (84362) 2-30-58
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: saba-tannary@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика