Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

“БАЛАЛАР” ДИП УЗА ГОМЕР

Табигатьтә көз хакимлек итә. Бар тереклек кышка әзерләнә, агачлардан соңгы яфраклары коела. Туган якка кайткан кошлар җылы якка оча, аларның каңгылдаша-каңгылдаша безнең белән саубуллашулары күңелгә моңсулык өсти.

Ярларына сыеша алмыйча аккан Мишә елгасы да тынып калган. Тормыш итүне дә табигать фасылы белән чагыштырып, юкка гына "күз ачып йомган ара" дип әйтмиләр. Бу көннәрдә замандашым Дания Хантимерова да шушы хисләр белән яши, бөтен гомерен күз алдыннан үткәрә. Тимершык, Саба урта мәктәпләрендә укыган елларында матур җырлавы, сәнгатьле итеп шигырь сөйләве, сәхнә әсәрләрен оста башкаруы, спортны үз итүе белән аерылып торды. Мәктәп һәм район ярышларында йөгерү, сикерү, чаңгыда шуу буенча яуланган приз­лы урыннарның истәлеге - Мактау кәгазьләре саклана.

Урта мәктәпне тәмам­лауга, ул вакыттагы авыл Советы рәисе Гатуф Нәҗипов Данияне авыл клубына директор итеп билгели һәм алар сәнгать җитәкчесе Гөлира Биктимерова белән дүрт ел бергә халыкка мәдәният хезмәте күрсәтәләр. Район клубларында алар спектакль, концерт һәм агитбригада белән чыгыш ясамаган бер авыл һәм ындыр табагы калмады ул чорда?! 1975 елда "Иң яхшы клуб эшчесе", 1978 елда "Социалистик ярышта җиңүче" исемнәренә лаек булды Дания Фәнәвиевна. "Сулган чәчәкләр" спектакле белән район күләмендә I урын алдылар.

Яшьлек энтузиазмы ташып торган кыз мәдәнияттән колхозның комсомол оешмасы секретаре вазифасына күчерелде. Яңа хезмәте замандашымны оештыру эшләренең серләренә тагын да тирәнрәк төшенергә, терлекчеләр, механизаторлар белән кулга-кул тотынып эшләргә өйрәтеп кенә калмады, чыныктырды да. Чөнки партия заманында җәмәгать эшенең исәбе-хисабы юк иде.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Зәмфирә Нуруллина,

Тимершык урта мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X