21 ноябрь 2012 яңалыклары
-
21 ноябрь 2012 - 11:06КЛИЕНТЛАР ЫШАНЫЧЫ2 ноябрьдә Саклык банкы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
-
21 ноябрь 2012 - 11:03ФӘРЕШТӘ КҮҢЕЛЛЕ ТАБИБӘПәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) хәдисләрендә "Табиблар һәм укытучылар булмаган җирдә яшәмәгез",- дигән. Ләкин табиблар арасында да, халык телендә "белә торган", "бик белә торган", "белми торганнары" да була.
-
21 ноябрь 2012 - 10:25ФИНАНС СИСТЕМАСЫ ТЕРӘГЕМәгълүм булганча, 1991 елның 21 ноябрендә Россиядә Дәүләт салым хезмәтен оештыру турында Указ имзалана. Хәзер әлеге дата салым органнарында эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре буларак билгеләп үтелә.
-
21 ноябрь 2012 - 05:18КОРАЛ БЕЛӘН САК ЭШ ИТ!Республикада гражданнар кулында булган кораллар (шул исәптән зарарлау урыны чикләнгән кораллар) белән эшләнгән җинаять очраклары арта бара.
-
21 ноябрь 2012 - 05:16САБАК АЛА БЕЛМӘСӘҢ...Мәгълүм булганча, җинаять эшләүчеләрнең барысы да иректән мәхрүм итү урыннарына җибәрелми.
-
21 ноябрь 2012 - 05:12Саба муниципаль районы башлыгыСаба муниципаль районы башлыгы карары 12 ноябрь, 2012 ел №118-п Район предприятиеләре, учреждениеләре, бюджет оешмалары һәм авыл җирлекләре арасында якташыбыз Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров истәлегенә багышланган "Театр фестивале"н оештыру турында Район яшьләренең һәм хезмәт ияләренең буш вакытларын файдалы итеп оештыру максатыннан, КАРАР БИРӘМ: Байлар Сабасы шәһәр җирлегендә һәм авыл җирлекләрендә...
-
21 ноябрь 2012 - 05:09ИҢ КАДЕРЛЕ КЕШЕМДөньяда әни сүзеннән дә якынрак, кадерлерәк, җылырак сүз бармы икән? Зур ышаныч белән әйтә алам - юк! Бу сүзләрдә яшәүнең зур мәгънәсе, рәхәте, матурлыгы ята.
-
21 ноябрь 2012 - 05:04ГЕЛ ЯНЫНА АШКЫНАМӘни, әнием! Күпме генә кабатласам да, туйдырмый бу сүз. Әйткән саен әйтәсе килә. Кемдер шул сүзне әйтергә тилмереп яши. Әни диеп әйтер кешем булу белән бәхетле мин.
-
21 ноябрь 2012 - 05:01ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘПХокук саклау органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлеге җинаятьчеләрне эзләү төркеме оперуполномоченные Дамир Таһир улы Гарипов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
21 ноябрь 2012 - 04:54“БАЛАЛАР” ДИП УЗА ГОМЕРТабигатьтә көз хакимлек итә. Бар тереклек кышка әзерләнә, агачлардан соңгы яфраклары коела. Туган якка кайткан кошлар җылы якка оча, аларның каңгылдаша-каңгылдаша безнең белән саубуллашулары күңелгә моңсулык өсти.
-
21 ноябрь 2012 - 04:49«ИМИН ЙОРТ, ИМИН ФАТИР»Татарстан Республикасында 19 ноябрьдән Эчке эшләр министрлыгы игълан иткән "Имин йорт, имин подъезд, имин фатир" комплекслы профилактика гамәлияте башланды.
-
21 ноябрь 2012 - 04:48САБАЛЫЛАР – БЕРЕНЧЕ17 ноябрьдә Саба шәһәр җирлегендә Саба һәм Кукмара шашкачыларының инде традициягә әверелгән очрашулары булып үтте.
-
21 ноябрь 2012 - 04:45ТЕАТРДА – ЯКТАШЫБЫЗ ЮБИЛЕЕАгымдагы елның 23 ноябрендә Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның атказанган артисткасы, якташыбыз (Чәбки-Саба авылында туган) Әлфия Хәсәновага 60 яшь тулу уңаеннан Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган "Мәхәббәт баскычы" бенефис-спектакле булачак. Сабалыларны якташыбызның юбилей спектаклен карарга чакырабыз.
-
21 ноябрь 2012 - 04:43ҖЫР БӘЙГЕСЕ ДӘВАМ ИТӘ"Җырлыйбыз халкыбыз җырларын" дип аталган җыр бәйгесенең чираттагысы Тимершык һәм Юлбат зоналарында узды.
-
21 ноябрь 2012 - 04:41ПЕДАГОГ-ОЕШТЫРУЧЫЛАР КИҢӘШТЕ15 ноябрьдә Шәмәрдән лицеенда район мәктәпләренең педагог-оештыручылары семинары булды.