Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

САБАК АЛА БЕЛМӘСӘҢ...

Мәгълүм булганча, җи­наять эшләүчеләрнең барысы да иректән мәхрүм итү урыннарына җибәрелми.

Җәмгыять өчен куркыныч тудырмаганнарга әлеге җәза шартлы рәвештә бирелә, ягъни сынау срогы белән иректә калдырыла. Алар суд карары нигезендә билгеле көннәрдә җина­ять җәзаларын үтәтү инспекциясенә килеп үзенең төзәлү юлында икәнлеген раслап ки­тәргә тиеш. Шартлы хөкем ителүче суд йөкләмәләрен үтәмәсә, бу хакта беркетмә-мате­риаллар әзерләнеп, судка җибәрелә. Гомумән, сынау срогындагылар ныклы күзәтүдә тотыла. Быел 30 октябрь-5 ноябрь көннәрендә шартлы рәвештә хөкем ителгән һәм җәзаларны башкару инспекциясендә исәптә торган кешеләрне тикшерү максатында Татарстанда "Условник" оператив-профилактика операциясе дә үткәрелде.

Хәзерге вакытта безнең инспекциядә шартлы рәвештә хөкем ителгән 26 кеше исәптә тора. Моннан тыш суд карары белән мәҗбүри һәм төзәтү эшләренә тартылган 5 кеше җәза үтә. Күбесе үзенең ялгышын аңлый, тәүбәгә килеп төзәлү юлына баса. Шул ук вакытта сабак алмаучылар, суд йөкләмәләрен үтәмәүчеләр дә булгалый.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X