Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ФИНАНС СИСТЕМАСЫ ТЕРӘГЕ

Мәгълүм булганча, 1991 елның 21 ноябрендә Россиядә Дәүләт салым хезмәтен оештыру турында Указ имзалана. Хәзер әлеге дата салым органнарында эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре буларак билгеләп үтелә.

Яңа хезмәтне оештыру зарурлыгын яңа икътисадка күчү тудырды. Һөнәри бәйрәмебезгә РФ Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10нчы инспекциясенә йөкләнгән бурычларны үтәүдә мәгълүм уңышлар белән киләбез. Агымдагы елның ун аенда Саба районы буенча барлык дәрәҗәдәге бюджетларга барысы бер миллиард 237,63 миллион сум салым керүе тәэмин ителде. Шул исәптән федераль бюджетка 38 миллион 454 мең, республика бюджетына - 182 миллион 999 мең, җирле бюджетка 871 миллион 362 мең сум күләмендә салым күчерелде. Болар барысы да чагыштыру чорына караганда күпкә яхшырак күрсәткечләр. Әйтик, җирле бюджетка узган елның 10 ае күрсәткече белән чагыштырганда биш тапкыр күбрәк салым керде. Әйтергә кирәк, коллективыбыз да зурайды. Быел инспекция Мамадыш, Саба, Теләче, Балтач, Кукмара районнарыннан тыш, Балык Бистәсе районында яшәүче салым түләүчеләргә дә хезмәт күрсәтә башлады. Хәзерге вакытта коллектив 101 хезмәткәрне берләштерә. Төп бурычыбыз - салымнар җыйнау, ә максатыбыз - барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салымнар һәм җыемнар түләүләрне арттыру, түләнмәгән салымнар күләмен киметүгә юнәлдерелгән контроль эш алымнарын тагын да камилләштерү. Моңа нигездә ирешелә, диясе килә.

әвамын газета битләреннән укый аласыз)

М.Миңнебаев,

РФ Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10нчы инспекциясе җитәкчесе.

Фоторәсемдә: инспекция җитәкчесе Мулланур Миңнебаев үзенең урынбасарлары Әлфия Велеева һәм Илгизәр Дәүлиев белән.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев