Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

2019 югалтулар елы...

Үтеп баручы, 2019 ел татар халкында зур югалтулар кичерде. Танылган шәхесләребез, язучы, сәнгать эшлекләре, шәхесләребез китеп барды. Аларны хөрмәт белән искә алыйк.

Үтеп баручы, 2019 ел татар халкында зур югалтулар кичерде. Танылган шәхесләребез, язучы, сәнгать эшлекләре, шәхесләребез китеп барды. Аларны хөрмәт белән искә алыйк. 

16 гыйнвар, танылган җырчы Илһам Шакиров, озакка сузылган көчле авырудан соң, 84 яшендә вафат булды.

Татарстанның халык җырчысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1970). Яңа татар бистәсе зиратының үзәк аллеясында җирләнгән.

26 июнь, ТАССРның халык артисты, К.Тинчурин театры артисты Һаҗәр Шәкүрова 79 яшендә вафат. 

30 июнь, Татар драматургы, актер Әмир Камалиев вафат булды. Аңа 59 яшь иде.

 

29 ноябрь, ТАССРның халык артисты, опера артисты, камера җырчысы, педагог, режиссер Рафаэль Сәхабиев вафат булды.

3 декабрь, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова 76 яшендә вафат булды.

Артистларыбызның урыннары җәннәттә булсын! Искә алуыбыз рухына догалар барып ирешсен!

Киләсе елыбызда югалтулар әзрәк булыр дип ышанабыз.

Фото: idel-tat.ru

Чыганак: idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев