Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Кем жәлләде икән аны?

Зәринә белән мин мәктәпне тәмамлап Казанга килгәч таныштым. Ул вакытта бу кыз минем туганнан-туган сеңлем белән мәктәпнең унынчы сыйныфында укый иде. Без бик якын дуслар булып киттек.

 Зәринә әтисе һәм әнисе белән тора иде. Алар күпкатлы йортта түгел, ә авыл йортына охшаган иске генә өйдә гомер киче­рәләр иде. әтисе тимер юлда эшче, ә әнисе өйдә утыра. Ул бик каты авырый, бер эшкә дә ярамый, өйдә әкрен генә хәрәкәтләнә иде. Минем туганымның әйтүе буенча, алар Зәринәнең үзенең әти-әнисе түгел. Чын әни Казаннан ерак түгел бер авылда үз гаиләсе белән яши. һәм үги әни аның бертуган апасы. Зәринәне тугач та шушы гаилә кызлары итеп яздырткан.

   Хәлләр менә болай булган. Яшь кенә кыз, бер егетне яратып, балага узган. Ләкин егет бернәрсә турында да ишетергә телә­мәгән. Шуннан соң яшь ана баласын Казанга килеп табып, апасына калдырып киткән. Авылда бернәрсә белми калганнар. Аннан соң әле ул яхшы гына гаиләгә килен булып төшеп, ике бала тапкан. Зәринә турында авылда да, әнисенең гаиләсендә дә беркем берни белми. Ул әнисе яши торган авылга кунакка кайтып йөри һәм аңа бер тамчы үпкә тотмый иде. Казандагы өйдә бөтен эш Зәринәдә иде. үги әнисе эшкә ярамаганлыктан, ул кечкенәдән ашарга пешерә, җыя-юа, авыру хатынны мунчада юындыра иде.

    Мәктәптән соң ул заводта эшли баш­лады, шунда бер егет белән танышып, кияүгә чыкты. Йортлары сүтелүгә эләгеп, алар яңа фатирга күченделәр.

    Бервакыт Зәринә урамда лотерея сатып алган. Элек аларның шундыйлары бар иде: аерым бер урында бармак белән ышкыйсың да сан чыга, йә “автомобиль” дигән сүз. Зәринәгә “Жигули” чыккан. Лотерея сатучы: “Бу билетны учыңа яшер дә, өеңә йөгер”, — дигән. Бу Зәринәгә Ходайның бүләге булгандыр инде. Ятим, авыр балачагы өчен.

    Ләкин бер бәхетсез гел бәхетсез ди­гән гыйбарә бар. Зәринәләр бакча ки­шәрлеге сатып алганнар. Анда йорт торгызырга тотынганнар. Ире йортны да үзе күтәргән, түбәсен дә үзе ябарга булган. Менә шул эшне эшләгәндә, аягы ычкынып китеп, аска очкан ул. Ничәнче ел инде хәрәкәтсез ята Зәринәнең ире. Бала караган кебек карый аны хатыны. әти-әниләрен дә тәрбияләп, бәхиллекләрен алып, соңгы юлга озатты.

   Күтәрә алмаслык тагын бер кайгы күрде Зәринә. Бердәнбер улы юл һәлакәтенә очрап, озак кына аңына килә алмыйча, фани дөнья белән хушлашты. Ике оны­гын үстерешергә булыша ул килененә. үзе беркайчан зарланмый, язмышын ничек бар, шулай кабул итеп яши. Кечкенә вакытыннан сабыр ул. Хәтерлим аның үз әнисен ничек сагынганын, әмма авылга кайтып беркайчан кычкырып йөрмәде бу турыда. Анда әнисе белән торган ир Зәринәнең үги кыз икәнен белмичә үлеп китте. әнисенең теләгенә хилафлык китермәде Зәринә. ә менә аның турында берәрсе уйлап карады микән бу дөньяда? Бары Ходай Тәгалә генә теге вакытта лотереяга машина оттырып, тормышын әз генә җиңеләйтте бугай аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X