Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Килен – тигәнәккә, ә каенана кемгә тиң?

Сезгә бер авылның үзем белгән киленнәре турында язасым килә. Әле шушы арада гына ике килен нервылары белән сырхауханәгә яттылар. Бер килен затлы җиһаз алган. Каенанасы җиһазны өйгә кертмәгән.

Шуннан теге хатынны паралич суккан. Казан сырхауханәсендә ятты мескенем. Күзләре йомылмый ди, кыегайган. Җиһаз аласы акчаны каенаналары кызларына бирәсе булганнар икән, машина алырга. Бу авыл кешеләре улларын бар дип тә белмиләр. Бары тик кызларына гына булышалар. Килен кеше – ким кеше аларда. Киленнең балаларын да якын итмиләр. Малайларын башка да чыгарасылары килми, киленне дә сөймиләр. Бу авылда малай башка чыкса, гаеп итәләр. Өй салып чыга алгач сөенәсе генә бит инде.

Әлеге авыл кешесе кызын кияүгә бирсә, туйга кызларына яраклы кием-салым салырга тырыша (бөтен туганнары да шулай). Чөнки якындагы 10-15 елда кызларына кием алмасларын беләләр. Килен кеше кием алса, өйдә олы тавыш куба. Бу авыл кызларының күбесе 14-15 яшьтә кияүгә чыгалар. Аларда әле хәзер дә кыз урлау йоласы бар. 34-35 яшьтә каенана булалар. Әлбәттә, ыжгырып торган, гайрәтле каенана киленгә көн күрсәтми инде. Үзенчә яшәтәсе килә. Ә яшьләрнең үзләренчә яшисе килә. 14-15 яшьлек бала башта буйсына инде, әлбәттә. Аннары, күзе ачыла башлагач, дәгъва белдерә башлый. Менә чыга тавыш! Ә каенана, кайчандыр үзе дә килен булган хатын, аңламый. Бу авылда 20 шәр ел килен булып яшәгән хатыннар өйдә бернәрсәгә дә хуҗа түгел. Китә калса, бер әйберсез китә. Хәтта кухняга чыгып, рөхсәтсез әйбер дә пешереп ашый алмый. Килен кеше пенсия ашап ятучы “әрәмтамак” кына. Ә менә шул хатынын, балаларын туйдыра алмаган ир әрәмтамак түгел... Мин монда башка илдә яшәгән кебек.

Казанга якын районнарның берсендә яшәүче килен.

 

Фото

Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев