Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

“Нигә сез шундый явыз?” – Путинга хат язган кыз асылынган

Путинга хат язып, әнисенең түбән хезмәт хакына зарланган Смоленск өлкәсендә яшәүче кыз үз-үзенә кул салып һәлак булган. Эхо Москвы басмасы язуынча, күзе начар күрү аркасында инвалидлыгы булган кызны мәктәптә сыйныфташлары үчекләгән.

Хастаханәдә санитарка булып эшләүче әнисенең хезмәт хакы бик аз булуына зарланып Владимир Путинга хат язганнан соң, баланың әнисен урындагы җитәкчеләр янына чакыртып, ачуланалар.

Фаҗига алдыннан социаль челтәрдә кыз: “Нигә сез шундый явыз?” дип язып калдырган. Расланмаган мәгълүматлар буенча, баланың үз үлемендә беркемне дә гаепләми торган үлем алды язуы да табылган.

Фото: www.pixabay.com | Counselling

https://echo.msk.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев