Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Уфада Россиянең халык артисты, опера җырчысы Салават Әскәров вафат булды

Әскәров 1976-1980 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли.

Уфада 74нче яшендә Россия һәм Башкортстанның халык артисты, танылган опера җырчысы Салават Әскәров кинәт вафат булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

А.Мөбарәков исемендәге Театр әһелләре берлеге премиясе лауреаты, С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, БАССРның халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Россия Федерациясенең халык артисты Салават Әхмәт улы Әскәров 1946 елның 11 апрелендә Башкорт АССРның Әлши районы Шафраново бистәсендә туа. Казан консерваториясен тәмамлый.

Салават Әскаров һөнәри эшчәнлеген 1969 елда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында башлый. 1976-1980 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли.

Мәрхүм белән хушлашу 12 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Башкорт опера һәм балет театры бинасында узачак.

Фото: bashinform.ru

Чыганак: /tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев