Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Зөфәр Шәйхетдиновның тууына – 80 ел

Әгәр исән булса, районыбыз шагыйре Зөфәр Гәрәй улы Шәйхетдиновка бүген 80 яшь туласы иде. Рәхимсез үлем аны 2015 елда, гыйнвар аеның соңгы җомгасында арабыздан алып китте. Тормышка гашыйк шәхеснең ун меңнән артык шигыре әдәбият сөючеләргә күңел хәзинәсе булып калды. Әсәрләре вафатыннан соң “Илһам”нәшриятында басылып чыккан биштомлыкка кертелде. Исән чагында “Яратам мин сине, Җирем”, “Тургаем”, “Ана сүзе” дигән китаплары дөнья күрде.

Зөфәр Гәрәй  улы  1940  елның 13  маенда Байлар Сабасы авылында эшче – хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. 1941 елда сугыш башлангач, әтисе Гәрәй сугышка алынганан соң, аны әнисе Мәхдүмә Килдебәк авылына үзенең әнисе Хәдичә әби янына алып кайтып китә. Аның балачагы шушы авылда үтә. Беренче шигырьләре дә бала   күңелендә авыл табигатенә булган  мәхәббәтеннән бөреләнә.

Мин зарланмыйм, тормыш авыр диеп,

Авырдырмы, белмим үлчәвен.

Мин тормышны авырлыгы түгел,

Матурлыгы белән үлчәдем.

Шушы 4 юлга шагыйрьнең барлык тормыш фәлсәфәсе сыеп беткән кебек. Сугыш һәм аанан соңгы елларда бер сынык ипигә тилмерүләр  дә, йорттагы барлык авыр  эшләрне җигелеп тарту да үсмернең хисле күңелен боектыра алмый, шигырендә искәрткәнчә, ул тормышны матурлыгы белән үлчәүчән була. Гомере партия эшендә  узса да,  Зөфәр Гәрәй  улы  шигърияттә үз сүзен әйткән шагыйрь булып  калды һәм ул әдәбиятта да үз урынын алырга бик лаеклы.

 

Ах, бу сугыш

Ах, бу сугыш!

Балачакның

Күпме чәчәген койды.

Сугышны тоймады күңел,

Ачлыкны тойды, тойды.

Язлар җитеп җир өстенә

Җәелгәч тә келәмнәр,

Калмый иде без капмаган,

Татымаган үләннәр.

Тел очында әнис тәме,

Ә күңелдә бер өмет:

Әтиләр ипи күтәреп,

Кайтып керерләр кебек.

Саркылып чыга шул көннәр

Күңелнең ярасыннан...

...Нәниләр куышып уйный

Әнисләр арасында. 

 

Җырларым

Чыктым да тын кичтә бакчага

Кошларның сайравын тыңладым,

Һәм хискә бирелеп үзем дә

Аларга кушылып җырладым.

Җырладым җырларым кошларның

Җырына кушылып китсен дип,

Кошларның саф матур җырыдай

Һәр телгә аңланып җитсен дип.

Җырладым җырларым кошларның

Җырыдай туктаусыз аксын дип,

Халкымның күңлендә, телендә

Үзенә бер урын тапсын дип.

 

Туган җирем

Туган җирем яратам мин сине,

Әниемдәй өзелеп яратам.

Иксез – чиксез киңлегеңә карап,

Күңелемдә илһам яңартам.

Башым куйсам синең күкрәгеңә,

Рәхәтлектән тама яшьләрем,

Битләремдә тоеп әниемнең

Ефәк кебек йомшак чәчләрең.

Чишмәләргә иренем тидердемме,

Сизмә тәнгә куәт кергәнен.

Шул чишмәләр хәтерләтә миңа

Әниемнең керсез йөрәген.

Кырга чыксам, болыннарга чыксам,

Тоям анда яшәү сулышын,

Күкрәк сөте белән туендырган

Әниемнең йөрәк җылысын.

Әйтерсең лә анам икәү минем:

Берсе – Җирем, берсе - Әнием,

Әнием дисәм, Җирем күз алдында,

Җирем дисәм – изге Әнием.

 

Саба җиле – йомшак җил

Очар кошлар китә кабат

Җылы якларга табан.

Ә мин китмим, туган Сабам,

Мәңгегә синдә калам.

Саба җиле – йомшак җил.

Бигрәк газиз туган җир.

Кирәкми миңа чит кояш,

Кирәкми чит илләре...

Иркәләсен мине бары

Туган җирем җилләре.

Саба җиле – йомшак җил.

Бигрәк газиз туган җир.

Синдә үтсен бар гомерем,

И, ямьле туган җирем,

Игелек, мәрхәмәт белән

Мөлдерәп тулган җирем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев