Явлаштау авылында яшәүче Вәсил Габдуллаян улы Әхмәтовка – 50 яшь

Кадерлебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән тәбриклибез! Нык сәламәтлек, озын, тыныч, тигез гомер, бәхет, күңел тынычлыгы телибез.
Туган көнең белән сине
Чын күңелдән котлыйбыз.
Исән-сау бул, озак яшә
Һәм сәламәт бул, дибез.
Син булганга без бәхетле,
Тормышларыбыз - җәннәт.
Син яныбызда булганга
Яшәүләре бик рәхәт.
Шуңа күрә ,Вәсилебез,
Мең тапкыр бездән рәхмәт!
Иң изге теләкләр белән әти-әниең, тормыш иптәшең Разинә, кызың Айгөл, улларың Әмир, Җәүдәт, киленең Гөлнара.

Нет комментариев