16 ФЕВРАЛЬДӘ САБА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ ҖИТӘКЧЕСЕНЕҢ БЕРЕНЧЕ УРЫНБАСАРЫ ТАҺИР ГАПТЕРАХМАН УЛЫ ШӘРӘФИЕВКА - 60 ЯШЬ

Хөрмәтле Таһир Гаптерахманович! Сез якты гомер бәйрәмегезгә җаваплы һәм мактаулы хезмәт юлы үтеп килдегез. Туган авылыгыз Түбән Симет мәктәбендә беренче чыныгу алып, тормыш баскычлары буйлап югары күтәрелдегез. Саба районы партия комитетының оештыру бүлеге мөдире булдыгыз, район Советы рәисе урынбасары итеп сайландыгыз, район халык контроле комитетын, “Октябрь” колхозын җитәкләдегез. 1995 елдан район хакимияте башлыгының беренче урынбасары вазифасында иң четерекле социаль мәсьәләләр өлкәсенә җавап бирдегез. 2006-2010 елларда Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын биләдегез, районның тотрыклы социаль-икътисади үсеше, кешеләрнең яшәү дәрәҗәсен арттыру өчен күп эш башкардыгыз. Районда ул елларда икътисадта, авыл хуҗалыгында, социаль мәсьәләләрдә, торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният, спорт объектлары, медицина учреждениеләре, юллар төзелешендә матур үзгәрешләр бар икән, аларның һәркайсында да хакимият башлыгының уң кулы – сезнең лаеклы өлешегез ачык чагыла. Хакимият башлыклары, республика министрлыклары-ведомстволары җитәкчеләре белән уртак тел табып, бер максатка омтылып эшләдегез, булсын дип тырыштыгыз. Хезмәтегезгә җаваплы каравыгыз, дөрес карарлар кабул итә белүегез һәм бай тормыш тәҗрибәгез белән зур абруй, халык ихтирамы казандыгыз. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасында республика, район күләмендә үткәрелгән семинар-киңәшмәләрнең, җыеннарның, сабантуйларның, фестивальләрнең, әдәбиятка-сәнгатькә, мәгарифкә, спортка бәйләнешле барлык чараларның дирижеры булдыгыз. Сезнең талантлы оештыручы, оратор, иҗади потенциалга ия, оешма-учреждение җитәкчеләрен йөкләнгән бурычларны үтәүгә туплауда нык кайгыртучанлык күрсәтүче зур шәхес буларак районыбыз өчен керткән гаять зур өлешегез тирән хөрмәткә лаек. Кыенлыкларны җиңә белеп, иң катлаулы хәлләрдә дә үз фикерегездә калдыгыз. Мондый җаваплылык хисе, эзлекле позиция һәм, әлбәттә, шәхси сыйфатларыгыз барыбызны да сокландыра. Сез гомерегезне хезмәткә, гаиләгезгә, якыннарыгызга багышлап, җир йөзенә игелек эшләр өчен яратылган кешедер. Районыбыз халкы хезмәт кешесенә хөрмәт, олыны-олы, кечене-кече итү сыйфатларыгызны югары бәяләде.
Таһир Гаптерахманович, сезне олы юбилеегыз белән котлап, саулык-сәламәтлек, иминлек һәм гаилә бәхете, балалар игелеге, оныклар куанычы, шатлык телибез. Һөнәри осталыгыгыз, сәяси зирәклегегез һәм зур тәҗрибәгезгә алга таба да ихтыяҗ булыр дип өметләнәбез.
Олы ихтирам белән Саба муниципаль районы Советы һәм
башкарма комитеты хезмәткәрләре.
Нет комментариев