«Саба-Арена»да бадминтон буенча район турниры җиңүчеләре билгеле булды
Спорт яңалыклары

«Саба-Арена»да бадминтон буенча район турниры җиңүчеләре билгеле булды

20 сентябрьдә «Саба-Арена» спорт мәктәбе базасында бадминтон буенча район турниры узды, анда Саба районы спортчылары җиңүче һәм призер исемнәре өчен көч сынашты.

20 сентябрьдә «Саба-Арена» спорт мәктәбе базасында Татарстанда Хезмәт һәм хәрби батырлык елына багышланган бадминтон буенча турнир узды. Ярышларда Саба районы спортчылары катнашты.

А төркеме җиңүчеләре һәм призерлары:

  • 1 урын — Булат Мәүлетов
  • 2 урын — Нияз Идрисов 
  • 3 урын — Самина Әхмәтшина 
  • 3 урын —Зөлфәт Йомагулов 

Б төркеме җиңүчеләре һәм призерлары:

  • 1 урын —Зиннәтулла Сафин 
  • 2 урын — Илдан Хуҗин 
  • 3 урын — Раян Галиакбаров 

С төркеме җиңүчеләре һәм призерлары:

  • 1 урын — Гатиятов Раян
  • 2 урын — Әхмәтшин Тамерлан
  • 3 урын — Мәүлетов Самат

D төркеме җиңүчеләре һәм призерлары:

  • 1 урын — Фәйзутдинова Амира
  • 2 урын — Шиһабиева Фәридә
  • 3 урын — Арсланов Әлмир

Чемпионатта җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнделәр.


Нет комментариев