ИЛӘБӘРДӘ ЯШӘҮЧЕ ӘЛФИЯ ХАҖИ КЫЗЫ САММАТОВАГА – 70 ЯШЬ

Кадерле әниебез! Чын йөрәктән олы юбилеең белән тәбриклибез. Әни, шушы истәлекле көнеңдә нинди генә теләкләр әйтсәк тә аз сыман. Сез, әти белән биш балагызны үстереп, олы тормыш юлына чыгару өчен зур тырышлык куйдыгыз. Һәркайсыбызга гаилә корганда ярдәм иттегез. Әни, безнең өчен син кадерле кеше генә түгел, тормыштагы таянычыбыз һәм олы киңәшчебез дә. Күңел түребездә булган теләкләребезне шушы шигъри юллар аша җибәрәбез.
Озын гомер язсын сиңа , әни,
Сызламасын аяк-кулларың.
Сау-сәламәт узыйк бергәләшеп
Киләчәкнең якты юлларын.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.

Нет комментариев