Сабада яшәүче Әлфия Госман кызы Нуриевага – 50 яшь
Поздравления

Сабада яшәүче Әлфия Госман кызы Нуриевага – 50 яшь

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Сәламәтлек, хезмәтеңдә зур уңышлар, олы гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, тигезлек белән кызларыгызның игелеген күреп, бәрәкәтле мул тормышта яшәвегезне телибез.

Тән рәхәте-сәламәтлек диләр,

Шул бәхетең булсын гомерлек,

Якыннарың булсын кирәк чакта,

Ярты җанын бүлеп бирерлек.

Иң изге телкәләр белән тормыш иптәшең Рөстәм, кызларың Динә, Лилия һәм апаларың-җизнәләрең, балалар.

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Хэр вакыт шулай пар канатлы булып ,тигезлектэ,саулыкта,муллыкта ,устергэн балаларыгызнын бары игелеген ,шэфкатен куреп яшэгез!!!