Тимершык авылында яшәүче Гөлнәзирә Юныс кызы Гыйлаҗиевага – 70 яшь

Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа нык сәламәтлек, иман байлыгы, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Син безгә киңәшче дә, таяныч та, тормышта олы терәгебез булып яшисең. Алдагы көннәрдә дә шатлык-куанычлар уртак булып, балалар,оныклар бәхетендә куанып озын гомер кичерүеңне телибез.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер итсәк иде бергәләп.
Иң изге теләкләр белән, балаларың, киленнәрең, киявең, оныкларың.
Нет комментариев